Данис Зарипов һәм Александр Степанов Карадуганда
Кунаклар кыска гына аралашу вакытында да яшь хоккейчыларга үзләренең осталык серләре белән бүлештеләр, киләчәктә уңышларга ирешү өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлаттылар
13 февраль көнне «Себер тракты һәм Муса Җәлил музее» призына хоккей буенча чираттагы турнир узды. Бу турнир районда иң зур, 50 елга якын тарихы булган бәйгеләрнең берсе. Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Балтач районының Карадуган авылындагы «Себер тракты һәм Муса Җәлил» музее директоры, китаплар авторы Бакый Шәймулла улын 1962 елда Карадуган мәктәбенә җитәкче итеп билгеләгәч, тәрбияви чараларның берсе итеп балалар арасында хоккей уенына мәхәббәт уятуны сайлый. Соңрак музей директоры булгач, шушы даими уза торган турнирны оештыра. Заманында анда ике дистәгә якын мәктәп укучылары командалары көч сынаша иде.
Ә быелгы турнирда Балтач, Норма, Смәел, Шеңшеңәр мәктәбе, Салавыч күппрофильле лицее, Балтач, Карадуган гимназиясеннән 76 хоккейчы катнашты.
Шулай ук чарада башкала кунаклары: 6 тапкыр Россия чемпионы, 5 тапкыр Гагарин кубогы иясе, 4 тапкыр көмеш һәм Россия чемпионатлары призеры Данис Зарипов һәм өч тапкыр Россия чемпионатын отып, ике тапкыр Гагарин кубогы иясе булган, Европа чемпионнары кубогы һәм Континенталь кубок откан, хәзерге вакытта «Барс» хоккей командасының баш тренеры Александр Степанов катнашты. Кунаклар кыска гына аралашу вакытында да яшь хоккейчыларга үзләренең осталык серләре белән бүлештеләр, киләчәктә уңышларга ирешү өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлаттылар. Әлеге очрашу балалар өчен зур рух күтәренкелеге булды, аларның спортка булган мәхәббәтләрен арттырды.
Хоккей турниры бик кызыклы һәм киеренке рухта узды. Һәр команда җиңүгә омтылды, уенчылар бар көчләрен куеп уйнадылар. Нәтиҗәдә, иң көчлеләр җиңеп чыкты. Турнирның җиңүчеләренә һәм призерларына медальләр, кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Беренче урынны Карадуган гимназиясе яулады, икенчедә Норма мәктәбе, өченче урында Балтач гимназиясе командасы. «Иң яхшы капкачы» булып Карадуганнан Әмир Сабитов, «Иң яхшы сакчы» булып Балтач гимназиясе командасыннан Әмир Абдрахманов, «Иң яхшы һөҗүмче» булып Нормадан Раил Йосыпов танылды. Фидәил Нурсәетов «Иң яхшы тренер» исеменә лаек булды.
Әлеге чараны оештыручыларга, «Игенче» күмәк хуҗалыгына, музей дирекциясенә, барлык катнашучыларга зур рәхмәт. Мондый чаралар яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өндәүдә һәм спортка мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев