40 елга якын беләм инде мин Фәрит абыйны. 70 яшенә якынлашып килүче остазыбызга Фәрит ага дип эндәшергә тиеш булсак та, нигәдер тел әйләнми ... Һаман да шулай тәмле телле, йомшак сүзле булып кала бирә ул. Бер вакытта да беркем белән дә өстән карап сөйләшмичә, агайга да, малайга да үз кеше...
Мин аны һәрвакыт "ул беренче" дияргә яраттым. Инде менә бүген дә үткәннәрне искә алып, аның бүләкләр сандыгын актарып утырганда мин моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандым. Билгеле, андый кеше районыбызда мөгаен, юктыр да... Тарих битләренә күз салсак, Бөек Советлар Союзы таркалганнан соң илебез, республикабыз белән Президентлар идарә итә башлады. Ельцин, Путин, Шәймиев, Миңнеханов... Менә шушы җитәкчеләребезнең һәркайсы тарафыннан олы бүләккә лаек булган икән бит, Фәрит абыебыз. Борис Николаевич заманында, 1997 елда "Дуслык" орденын алса, Владимир Владимирович тарафыннан "Казанның 1000 еллыгы", Сочида узган кышкы ХХII Олимпиаданың истәлек медальләре белән бүләкләнгән. Минтимер Шәрипович аңа 1997 елда "Татарстанның атказанган җиңел промышленность хезмәткәре" дигән мактаулы исем тапшырса, Рөстәм Нургалиевич "Җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләгән. Моннан тыш, өч мәртәбә республикабыз Президентларының рәхмәтләренә дә лаек булган. Тагын аның күкрәген "Хезмәт ветераны" медале, "Физик культураны үстерүдәге казанышлары өчен", "Мәгариф отличнигы", республика көрәш федерациясенең "Алтын" билгеләре бизи. Бүләкләр сандыгын актарып утырганда тагын шунысына да игьтибар иттем, берьюлы 4 министрның Н.Козлов, Ю.Демидов, М.Әхмәтов, М.Бариевларның Мактау таныклыклары ята. Ә инде, төрле ведомстволар, районыбыз җитәкчелеге тарафыннан бирелгән башка Мактау кәгазьләрен санарга батырчылык итмәдем, алар бик күп вакытны сорар иде. Аннан, районыбызда беренче булып, татар милли көрәше буенча, РСФСРның спорт мастеры исемен алган кеше дә әле ул. Бердәнбер, 1980 елда Мәскәүдә узган Олимпиадада кунаклар арасында Олимпия миле - 1980 метрны йөгереп узып, медаль яулаган спортчыбыз да. Ә бит, ул орден-медальләрнең безгә күренми торган икенче ягы да бар. Анысының төбендә исә, 1976 елдан башланып, бүгенге көнгә кадәр дәвам итүче тынгысыз хезмәт ята. Балтач мех әйберләр фабрикасында баш инженер, Карадуган мебель фабрикасы директоры, районның исәп-хисап палатасы җитәкчесе. Күпме тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр. Инде, районыбызда алмаштыргысыз көрәш федерациясе рәисе булуын да искә алсак, районыбыз өчен аның тарафыннан куелган хезмәтләрнең биһисап күп икәненә кабат бер кат инанып куясың. Тикмәгә генә зурламады инде аны Россия көрәш федерациясе Президенты Җәүдәт Миннәхмәтов. Казанда Россия Президенты Владимир Путин Сабантуйны тамаша кылганда, Фәрит Габделбәр улына үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек медален тапшырды. Чыннан да аның дәрәҗәсе, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә районыбызда татарча көрәш зур үсеш алды, республика, Россия ареналарына чыктык, дистәләгән спорт осталары тәрбияли алдык. Ел күләмендә бары тик иганәчеләр исәбенә генә балалар һәм зурлар арасында 14 ярыш кайда уза әле ул... бары тик бездә.
Аннан аның тагын бер сокландыргыч сыйфаты - атларга булган мәхәббәте. Районыбызда ул беренчеләрдән булып фабрика карамагында нәселле атлар үрчетә башлады. Аның чабышкы атлары республикада танылып, Балтачыбызны тагын бер баскычка күтәрде. Хәзерге "Сабантуй" ял паркы һәм атлар ярышу урынын да заманында Марат Готыф улына ул тәкьдим итте. Инде үзен Балтачның мактаулы гражданнары арасында да күрсәк, без - районыбызның татарча көрәшне яратучы меңләгән тамашачылары, көрәш осталары җитәкчелеккә дә мең рәхмәтле булыр идек.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев