Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Дуслык җепләребез тагын да ныгый

Арборлылар үрнәгенә ияреп ахрысы, “Труд” җәмгыте рәисе Рәшит Хадиев та быел сәпид куйган иде

Заманында район үзәге булган, бүгенге көндә  районыбызның бердәнбер купмилләтле  авылы булган Чепьяда башланып киткән татар көрәше көннән-көн дусларын  арттырып, колачланып бара. Районыбызның баш тренеры, атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов ачып җибәргән көрәш түгәрәгенә кызыгып йөри башлаган бихисап удмурт, мари, чегән малайларыннан байтак кына район чемпионнары да үсеп чыкты.

Инде менә соңгы вакытта ярышларыбыз статусын да үзгәртергә маташа. Ярышларыбызга  Киров өлкәсеннән, Мари-Эль, Чуваш республикаларыннан да көрәшчеләр килә башлады.

Быелгы ярышларга да күрше Мари Иле башкаласы Йошкар–Оладан, Бәрәңге районыннан яшь көрәчеләрне Республикабыз көрәшенең легендасы булган халыкара класслы, атказанган спорт остасы Муса Галләмов, Бәрәңге районы башлыгы Әлфид Ибраев  үз малайларын җыеп алып килгәннәр иде. Әле Әлфид Габделхак улы үзе белән бүләген дә алып килгән иде. Аңа Арбордан Азат Галимов лаек дип таптык.

Шунысы күңелгә аеруча якын булды, арборлылар үрнәгенә ияреп ахрысы, “Труд” җәмгыте рәисе Рәшит Хадиев та быел сәпид куйган иде. Аңа исә, ел дәвамында матур күрсәткечләргә ирешкән Ирек Бикбов лаек булды. Рәшит  Хафизовичның бу адымы дәвамлы булып калыр дип уйлыйбыз. Ут борчасы кебек көрәш өчен янып торган малайлар алып килгәнәр иде кунакларыбыз. Келәмгә аяк басуга аларның кем булуын чамалыйсың инде. Үзебезнең балаларга да бәя куярлык булды, алар белән бил алышканнан соң. Менә бит мондый очрашулар дуслыкны ныгытып кына калмый,егетләребез арасында зур тәҗрибә тупларга  зур бер адым да булып тора.

Инде  2009 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасындагы җиңүчеләрне атап узабыз.32 кг.га кадәр- Даян Әхмәдуллин/Балтач/,Тимур Хабибрахманов/Яңгул/, Азамат Гыйльфанов/Казан/, Фәнзил Мөхетдинов/Арча/.36 кг.да-Инзил Габделбәров/Балтач/,Әмир Аһлиуллин/Арча/,Азат Галимов/Арбор/,Реназ  Сабиров/Балтач/,40 кг.да-Рүзәл Галимуллин/Смәел/,Сәлим Нәбиев /Норма/, ГаделХәсәнов/Бөрбаш/, Артур Парфенов/Чепья/. 45 кг.да- Нияз Хәкимуллин/Арча/, Самат Халитов /Казан/, Ирек Бикбов/Чепья/,Ильмаз Гыйззәтуллин/Арча/. 50 кг.да- Ильяс Мөхәммәтшин/Апча/, Рәсул Шәйхиев/Арбор/, Азамат Шакиров/Смәел/,Илдан Батыршин/Шеңшеңәр/.55 кг.да-Әдел Исхаков/Казан/,Алмаз Гыйззәтуллин /Арча/, Денис Яковлев/Урта Көшкәт/, Илназ Гарифуллин/Нөнәгәр/.60 кг.да-Әтхәт Әскәров /Арбор/, Азамат Шакиров/Казан/, Вәкил Әхмәтов/Арча/, Ильяс Искәдәров/Арча/.65 кг.да-Мөхәммәт Гыйбадуллин/Бөрбаш/, Алмаз Хәйретдинов/Балтач/, Заболоцкий Арсений/Чепья/, Раиф Валиуллин/Нөнәгәр/.70 кг.да-Данил Галләмов/Карадуган/, Раяз Нәбиев/Балтач/, Әнәс Мифтахов/Арбор/,Раил Галәлетдинов/Карадуган/.80 кг.да-Наил Салихҗанов/Норма/, Әсхәт Габделхәеа/Балтач/, Расул Гыймадиев/Бөрбаш/.Югары үлчәүдә-Илсаф Йосыпов /Арча/, Раяз Абдуллин/Салавыч/, Тимур Әхмәтханов, Ильяс Биккинин /икесе дә Карадуганнан/.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев