Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Фикердәшләр" гел хәрәкәттә (фото)

Август аенда Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без дә - "Фикердәшләр" - 6 нчы август көнне район "Сабантуй" паркына җыелып җиңел атлетика ярышларын уздырдык.

Спортка гашыйк булган "Фикердәшләр" билгеләнгән ярышларда бик теләп катнаштылар. 200 метрга ир-егетләр йөгерсә,100 метрга хатын-кызлар узышты. 5 һәм 3 кг авырлыктагы ядрәне дә егет-кызларыбыз бер-берсеннән калышмыйча бик оста ыргыттылар. 100 метрга коляска белән узышуны да читтә калдырмадык. Ул көнне кояш нык кыздыруга карамастан, көне буе гөрләп торган ярышларда һәркемнең куңеле шат иде. Саф һавалы ямьле табигать кочагында бер көч тоеп, узебез табыннар әзерләп, ярышлар уткәрдек. Соңыннан ярышларда актив катнашкан "Фикердәшләр"гә район яшьләр эшләре һәм спорт булеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин бәйрәм белән котлап грамоталар тапшырды."Светафор" кибетендә эшләучеләрдә үз өлешләрен кертеп, спортчыларга бүләкләр әзерләп бирде. Шушы бәйрәмебезгә игьтибар иткән өчен Рөстәм Заһидуллинга,"Светафор"кибетчеләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Чулпан Габделганиева.
erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги:

erid: 2VtzqwTSgT9