Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Гаилә атмосферасы көч бирә

— Балтач гимназиясенең 8 сыйныфында укыганда республика ярышында беренче урынны алдым да, шуннан ачылып, уянып киттем...

Оста чаңгычы, Рәсәй чемпионы, Рәсәйнең спорт мастеры Алия Исрафилова җәйге каникулларын бистәдә уздыра. Казан дәүләт энергетика университетында укый ул. Юкка гына бу юнәлешне сайламаган, әлеге уку йорты чаңгы спортын үстерүгә үзеннән гаять тә зур өлеш кертә, Татарстандагы Чаңгы ярышлары федерациясенең төп иганәчесе булып тора.

Алия чаңгыда 4-5 яшьләр тирәсендә йөри башлый. Әтисе оста чаңгычы, әнисе дә чаңгыда йөрергә ярата. Абыйсы Аяз чаңгыда узышып, шулай ук призлы урыннар алган егет. Алия дә гаиләсе белән кышкы аяз кичләрдә «Сабантуй» ял паркына чаңгы шуарга йөри. Әти-әнисе аның 5 яшьлек чагында ук тимераяктагы шикелле йөрешне бик оста башкаруын күрәләр. Тренеры Рәлиф Әскаров Алияне 7 яшьлек чагында түгәрәккә ала. Кызның да төрле вакыты була, продленкада иптәшләре белән бергә каласы килгән чаклары да була, әмма аны, бар, чаңгыда йөреп кер, дип чыгарып җибәрәләр, гел шөгыльләнеп кенә торырга кирәк. 

— Балтач гимназиясенең 8 сыйныфында укыганда республика ярышында беренче урынны алдым да, шуннан ачылып, уянып киттем, — ди Алия. — Аннан ныклы шөгыльләнүләр, җыеннар, бер-бер артлы җиңүләр китте. Спортның таләпләренә ныклап төшенә башладым, характерым ныгыды, формалашты. Спортның җебек кешеләр өчен түгеллеген төгәл аңладым. Тормышта мин усал түгелмен, ачык кешемен, әмма спортта бүтәнчәрәк булырга туры килә, шунсыз җиңүләргә өметләнәм димә.

Сентябрь аеннан башлап кыш уртасына кадәр барган җыеннарда булу бер дә рәхәт түгел, өйдәге мохит сагындыра. Тик әтисенең даими хәл белешеп торуы, әнисенең киңәшләре, әби-бабасының кайгыртуы Алияне максатына ирешергә рух өсти. Ярыш алдыннан эмоцияләргә юл куймый чаңгы шуу остасы. Алиянең планнары зурдан, билгеле бер максатлары бар, тик ул сүзен җилгә сибүчеләрдән түгел, уй-хыялын эчендә тота, сер итеп саклый, хәтта әти-әнисенә дә әйтми. Болай да өйдәгеләр бик каты чапма инде, дип, әйтә торалар, алдан-ала белсәләр, тагын да нык борчылулары бар.

Чаңгы спорты буенча тренер Рәлиф Рәфыйк улы Әскаров белән гаиләләр арасындагы гармонияле бәйләнеш балаларыбызны әнә шундый күркәм үрләргә илтә, Балтачыбызны гына түгел, Татарстаныбызны да данлый. Бер-береңә терәк булып, аңлашып яшәүгә җитми шул. Алия мисалында бу аермачык күренә. Бу яктан Исрафиловлар чын мәгънәсендә үрнәк гаилә. Чаңгычы кыз гаиләсенә гомер буе рәхмәтле. Рәхмәтләре ата-анага, әби-бабайга игелек булып кайтсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев