Галия бөтенроссия  ярышында зур уңышка иреште
Спорт

Галия бөтенроссия ярышында зур уңышка иреште

Галиянең көчле рухы, тырышлыгы һәм осталыгы аның җиңүенә сәбәпче булды

26-28 июнь көннәрендә Йошкар-Ола шәһәрендә төрле стильле каратэ буенча бөтенроссия ярышлары үтте. Әлеге зур һәм киң масштаблы ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән яшь спортчылар көч сынашты.

Бу ярышларның төп максаты — яшьләр арасында спортка мәхәббәт уяту, осталыкларын арттыру һәм спортчылар арасындагы дуслыкны ныгыту булды.

16-17 яшьлек яшүсмерләр арасында Газизова Галия әлеге ярышларда зур уңышка иреште, беренче урынны яулады. Галиянең көчле рухы, тырышлыгы һәм осталыгы аның җиңүенә сәбәпче булды. Галиянең шундый югары нәтиҗәгә ирешүе — аның тырышлыгының, спортка булган мәхәббәтенең һәм тренерларының тәҗрибәле җитәкчелегенең нәтиҗәсе. Галияне һәм аның тренеры Вәсилә Хәмитовна котлыйбыз. Аларга киләчәктә яңа уңышлар, спортта зур җиңүләр, сәламәтлек һәм бәхет телибез. 


Нет комментариев