Галиянең бу уңышы — тырышлык һәм максатчан шөгыльләнүләр нәтиҗәсе
27-30 июнь көннәрендә Йошкар-Ола шәһәрендә стильле каратэ буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярышларда Балтач мәктәбеннән катнашкан Газизова Галия үз осталыгын күрсәтеп, өченче урынга лаек булды. Аның тренеры — Газизова Вәсилә Хәмит кызы.
Галиянең бу уңышы — тырышлык һәм максатчан шөгыльләнүләр нәтиҗәсе. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев