Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Яңа бозда - «Интер-кубок» турниры

8 февраль көнендә Балтачыбызның Боз сараенда «Интер-кубок» призына хоккей ярышларының финал уеннары узды. Аның тарихы 2010 елга барып тоташа. Райондашыбыз Илшат Шакиров инициативасы белән ул елны тәүге тапкыр Норма авылы бозында «Интер-кубок» хоккей ярышлары узды. Ә инде 2012 елдан башлап районыбызның хоккей ярышлары календарена ул күләмле, зур бәйге булып — «Интер-кубок» турниры булып рәсми теркәлде.

Турнирның әһәмиятлелеге шунда — ул яшь үзенчәлекләренә карап, өч юнәлештә уздырыла: укучы балалар турниры, зурлар командалары арасында һәм яшьләре 35 яшьтән югары хоккейчылар өчен аерым ярышлар.

Быелгы зурлар арасында уздырылган, ике көн барган турнирда 10 команда катнашты. Финалга «Зифа», «Карадуган», «Дуслык» һәм «Норма» командалары чыкты. Беренче уенда карадуганлылар 3:1 исәбе белән «Дуслык» командасын оттылар, нормалылар исә «Зифа» командасыннан 4:0 исәбенә өстен чыктылар. 3-4 урын өчен барган уенда смәеллеләр «Дуслык» командасын җиңеп, өченче урынны яуладылар. Дүртенче урында «Дуслык» командасы.

Районда соңгы үткәрелгән турнирларның финалында еш очраша торган «Норма» һәм «Карадуган» командалары иң көчлене ачыкларга бозга чыктылар. Карадуганлылар 2025 елда «Интер-кубок» хуҗасы булганнар иде. Быелгы «Хезмәт» газетасы кубогын да алар яулады. Ә узган елгы газетабыз призына нормалылар лаек булган иде. Бу чираттагы бәхәс нормалылар файдасына хәл ителде. Алар командада сан ягыннан шактыйга ким булсалар да, бар көчләрен куеп җиңү өчен көрәштеләр, 6:2 исәбенә отып, "Интер-кубок«ның чираттагы хуҗасы булдылар.

Сагынып көткән, бары хоккей уенына гына хас мизгелләр белән тамашачыларны сөендерүче турнирның зурлар өчен булганы тәмам. Бүләкләү тантанасында район башлыгы Рамил Нотфуллин районда спорт үсешенә зур өлеш керткән Илшат Шакировка район башлыгының махсус бүләген тапшырды. Финалда катнашкан командаларның һәркайсына акчалата бүләк, ә «Норма» командасына күчмә кубок та тапшырылды.

Оештыручыларга, көчләре кергән һәркемгә һәм бигрәк тә Илшат Шакировка рәхмәтлә-рен җиткереп, әле җанатарлар уеннарның истәлекле мизгелләрен урамга чыгып та тагын бер кат тикшерделәр, фикерләштеләр. Урамда буран, ә монда "Балтач арена"да тыныч, салкын да түгел, уен мәйданчыгын да чис-тартасы юк, уңайлы аренада уеннар каравы да икенче инде, дип өйләренә таралдылар. Киләсе очрашуларга кадәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев