Ярышыбызны Дәүләт Советында да беләләр...
Ярышларбызга 60 ка якын уенчы килгән иде
Инде 11нче мәртәбә узса да, безнең бу ярышыбыз үзенең төгәл уздырылу вакыты белән башкалардан аерылып тора. Озын Яңа ел ялларының нәкь 5се көнне уза ул. Гыйнварның бу көне, соңгы вакытта, барлык шахмат сөючеләребезнең шатланып көтеп ала торган көненә әйләнде. Бу көнне барлык районыбызның олысы-кечесе, Салавыч авылына ашыга.Чөнки биредә заманында авылның гына түгел, районыбызның да танылган шахмат остасы, күп еллар районыбызда җитәкче урыннарны биләгән Фоат Йосыф улы Йосыпов истәлегенә шахмат турниры уза.
Искиткеч матур, җылы, дустанә шартларда уза безнең бу ярышыбыз.Бер сәгатьлек төшке аш вакытында аларның үзара аралашып, дуслашып алуына күңел сөенеп туя алмый. Алар шул арада да танышкан дуслары белән уйнап карау өчен шахмат өстәленә ашыгалар. Көне буе 9 тур уйнап үз араларында /ярышларыбызның нәтиҗәсе 1-4, 5-11 сыйныф укучылары, зурлар, ветераннар, килгән кунаклар апасында аерым-аерым ясала – Н.С./иң көчле уенчыларны ачыклау өчен аларның бу адымы, беренче чирканчык алу була инде. Аннан, тагын шунысы аерым мактауга лаек, ел саен шушы ярышларыбызның төп иганәчеләре булган мәрхүмнең улы Марсель, “Татарстан” җәмгыяте рәисе Айнур Нотфуллин, мәрхүмнең якын туганнары үзләре шахмат артына утырып, көне буе уйнап, ел да үз осталыкларын арттырып киләләр. Рәхмәтнең иң олысы аларга инде! Марсель үзе, аның улы Мәлик, олы туганнары Рәфхәт инде берничә ел үзләре дә призерлар сафыннан төшмиләр.
Аннары безнең бу ярышыбызның үзенә генә хас булган тагын бер үзенчәлеге бар - бу ярышта җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә бүләк белән кайтып китә. Без инде аны үзебезчә Кыш бабай бүләге дип атыйбыз.
Инде берничә ел рәттән ярышларыбызга Чуваш, Удмурт Республикаларыннан , Казаннан, Киров өлкәсеннән кунаклар килә. Менә шулай итеп, кечкенәдән башланган ярышыбыә регионара статус алып килә. Ярышларыбыз алдыннан 2 көн буе барган күзачкысыз буран да аларны куркытып калмаган. Ярышларбызга 60 ка якын уенчы килгән иде. Безнең бу ярышыбызны хәтта Дәүләт Советында да беләләр булып чыкты. Районыбызның мөхтәрәм шәхесләренең берсе булган – Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның улы Рөстәм /бүгенге көндә ул биредә бүлек җитәкчесе булып эшли/ көне буе рәхәтләнеп шахмат уйнады.Уйнап кына калмады, хәтта призлы урынны да яулады. Чувашиянең Батыр районыннан килгән Тәлгат Абяновны да махсус бүләк белән озаттык. Инде, җиңүчеләребезне атап узабыз.
1-4 сыйныф укучылары арасында - Раидә Мәрданова/Норма/- Марат Саттаров/Балтач/, Диләрә Гыйбадуллина/Сосна/- Макар Иванов/Балтач/, Мәликә Абдуллина-Александр Петров/икесе дә Балтачтан/.
5-11 сыйныфлар арасында-Рамилә Шаһимәрданова- Сәйдәш Камалов/икесе дә Балтачтан/, Зифа Корбанова/Бөрбаш/- Мәлик Йосыпов/Салавыч-Казан/, Раил Мәрданов/Норма/-бу группада кызлар булмады/.
Зурлар арасында-Илнар Сафин/Балтач/, Марсель Йосыпов/Салавыч-Казан/,Ландыш Гарифуллина/Норма/.
Ветераннар арасында-Фәрит Дәүләтшин/Сосна/, Илнур Мәрданов/Чепья/, Рифкать Нәбиев/Балтач/.
Кунаклар арасында- Рәфхәт Йосыпов/Салавыч-Арча/, Виталий Васильев/Ижау/,Рөстәм Мөхәммәтшин/Балтач-Казан/.
Нурзада Сәмигуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев