Яшь көрәшчеләр бил алыша
Ярышларда Мари Иле республикасыннан, Кукмара шәһәреннән, Саба районыннан, Норма, Бөрбаш, Смәел, Чепья, Арбор, Түнтәр, Балтач, Шеңшеңәр мәктәпләре, Салавыч күппрофильле лицееннан, Балтач гимназиясеннән барлыгы 87 көрәшче катнашты.
13 декабрь көнне 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк көрәшчеләр арасында РСФСР спорт остасы Рафис Насыйбуллин призына көрәш буенча район беренчелеге узды. Ярышларда Мари Иле республикасыннан, Кукмара шәһәреннән, Саба районыннан, Норма, Бөрбаш, Смәел, Чепья, Арбор, Түнтәр, Балтач, Шеңшеңәр мәктәпләре, Салавыч күппрофильле лицееннан, Балтач гимназиясеннән барлыгы 87 көрәшче катнашты. Күрше районнардан яшь көрәшчеләрнең беренче тапкыр гына килүе түгел, алар Салавыч спорт залында үзләрен өйдәге кебек хис итәләр. Бәйгенең нәтиҗәләрен караганда, чит район-төбәкләрдән килгән яшь көрәшчеләр 9 призлы урын яуладылар, хәтта өч авырлыкта чемпион исеменә лаек булдылар. Димәк, тренерларыбызга уйланырга урын бар. Балалар саны да азрак тоелды, 2022 елда шушы ярышларда 129 көрәшче катнашкан икәнен исәпкә алсак, сыйфат ягына гына түгел, сан ягына да игътибарны артыру сорала.
Хәзер җиңүчеләр белән таныштырабыз:
32 килограмм үлчәү авырлыгында:
1нче урын — Шакиров Сәлим (Арбор мәктәбе), 2 — Әхмәдуллин Даян (Балтач мәктәбе), 3 — Фәйзрахманов Муса (Арбор мәктәбе), Хәмитов Ранил (Саба);
40 килограмм: 1нче урын — Гәрәев Данияр (Кукмара), 2 — Прокопьев Роман (Чепья мәктәбе), 3 — Ризванов Юныс (Балтач гимназиясе), Хәйретдинов Дилүс (Саба);
45 килограмм: 1нче урын — Галимуллин Рүзәл (Смәел мәктәбе), 2 — Афанасьев Арсений (Мари Иле), 3 — Дмитриев Арсений (Кукмара), Галимов Азат (Арбор мәктәбе);
50 килограмм: 1нче урын — Нәҗипов Кәрим (Кукмара), 2 — Батыршин Илдан (Смәел мәктәбе), 3 — Камалов Рүзәл (Борбаш мәктәбе), Низамиев Булат (Смәел мәктәбе);
55 килограмм: 1нче урын — Фазылҗанов Кәрим (Норма мәктәбе), 2 — Маннапов Данияр (Салавыч мәктәбе), 3 — Бикбов Ирек (Чепья мәктәбе), Шәйхиев Рәсүл (Арбор мәктәбе);
60 килограмм: 1нче урын — Галеев Ильяс (Борбаш), 2 — Мөхәммәдиев Фәхим (Смәел мәктәбе), 3 — Ефремов Руслан (Мари Иле), Гарифуллин Фидан (Түнтәр мәктәбе);
65 килограмм: 1нче урын — Зәкәриев Данис (Мари Иле), 2 — Әскәров Әхәт (Чепья мәктәбе), 3 — Гайнетдинов Ирек (аграр көллият), Фәхретдинов Ильяс (Чепья мәктәбе);
70 килограмм: 1нче урын — Апанов Айзат (Салавыч мәктәбе), 2 — Әхмәдуллин Инсаф (Саба), 3 — Гыйбадуллин Мөхәммәт (Борбаш мәктәбе), Михеев Александр (Мари Иле);
75 килограмм: 1нче урын — Йосыпов Аяз (Чепья мәктәбе), 2 — Нәбиев Раяз (Балтач мәктәбе), 3 — Низаметдинов Айназ (Чепья мәктәбе), Шакиров Ильяс (Арбор мәктәбе);
85 килограмм: 1нче урын — Хәйретдинов Аяз (Балтач мәктәбе), 2 — Әхмәдуллин Булат (Саба), 3 — Гарифуллин Фидан (Норма), Миңнегалиев Әмир (Смәел мәктәбе);
90 килограмм: 1нче урын — Гыйлметдинов Азат (Смәел мәктәбе), 2 — Сафиуллин Илшат (Смәел), 3 — Салихҗанов Нияз (аграр көллият), Хәбибуллин Раяз (Норма мәктәбе);
90 килограммнан югары үлчәүдә: 1нче урын — Галиев Равшан (Смәел мәктәбе), 2 — Гарифуллин Илназ (Смәел мәктәбе), 3 — Габдуллин Раяз (Салавыч мәктәбе);
Командалар арасында смәеллеләр чираттагы җиңүләренә ирештеләр. Икенче урында келәм хуҗалары — Салавыч командасы, ә өченче урынны Норма командасы яулады.
«Салавыч» спорткомплексы хезмәткәрләре бу бәйге матур үтсен өчен барлык мөмкинлекләрне булдырганнар. Салавыч күппрофильле лицее биючеләре дә бәйрәмгә ямь, дәрт өстәделәр. «Татарстан» хуҗалыгы исә елдагыча көрәшчеләрне ике тапкыр тукландыруны үз өстенә алган. Рафис Насыйбуллинның уллары Рәмзил һәм Рушан куйган саллы гына акчалата бүләкләр, медальләр яшь көрәшчеләребезгә киләчәктә дә көрәшергә, җиңәргә зур омтылыш тудырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев