Әле генә Түбән Кама шәһәрендә узган Татарстан беренчелегендә республикабызны шаккатырсалар, инде шушы ук шәһәрдә узган Идел буе округы беренчелегендә Татарстан командасы составында чыгыш ясап, республикабыз командасын беренче урынга чыгаруда бик зур өлешләрен керттеләр.
Бертуган Рамил һәм Ранил Сафиуллиннар, Фагыйль Гайнетдиновның кул астында шөгыльләнүчеләр соңгы вакытта аеруча матур күрсәткечләргә ирешәләр.
Чепьядан Гөлсинә Яһудина /45 кг/, Яңгулдан Руслан Хәбибрахманов /65 кг/, Рамил Сабиров /75 кг/, Салавычтан Айгөл Вәлиева /45 кг/ округ чемпионнары булып танылса, Чепьядан Ильвина Иванова /40 кг/, Артем Антонов /60 кг/, Татьяна Арыкова /65 кг/, Арбордан Рәмзия Гаязетдинова /45 кг/, Нөнәгәрдән Илсинә Дәминова /60 кг/, Салавычтан Марат Әхмәтҗанов /70 кг/ икенче урынга лаек булдылар, ә Яңгулдан Әлфир Баһаветдинов /60 кг/ өченче булды. Афәрин, дими ни дисең инде?!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев