«Игенче» күмәк хуҗалыгы призына шахмат ярышы узды
Барлык уенчылар да бик канәгать булып, киләсе елга да киләбез дип таралыштылар.
1 февраль көнне районыбыз шахматчылары, үзенең тырыш, уңган, хезмәт сөючән һәм спортны яратучы халкы белән дан тоткан Карадуган җирлегенә, инде 30 елга якын традициягә әйләнгән «Игенче» күмәк хуҗалыгы призына шахмат ярышына катнашырга җыелдылыр.
Соңгы елларда «Игенче» хуҗалыгы рәисе Булат Зиатдинов инициативасы белән бу ярышлар үзенең форматын үзгәртеп, шушы хуҗалыкта тырышып эшләп лаеклы ялга чыккан, яше 80нән узганчы район шахмат тормышында актив катнашкан Харрас Шафигулла улы Самигуллин исемендәге күчмә кубок булдырылып, аның истәлегенә үтә торган ярышлар статусын алды.
Харрас абый бик мәгрифәтъле, алдынгы карашлы, яңалыкка омтылучы, районда иң күп газета-журналлар яздырып алып укучы шәхес иде. СССР чорында ук ул озак еллар күп шәһәрләрнең шахматчылары белән аралашып, алар белән хатлар аркылы язышып шахматлар уйнаган (хәзерге заманча әйткәндә — онлайн уен), газета-журналларда күргән барлык шахмат мәсьәләләрен чишеп редакцияләргә җибәрә торган иде. Бүгенге көндә районда шахмат уенының популяр булуында, мәктәп балаларының күпләп шахматка тартылуларында Харрас абыйның да өлеше зур. Ярышларда аның якты истәлеген зурлап искә алуыбыз рухына дога булып ирешсен иде.
Бакый Зиатдинов исемендәге Карадуган гимназиясенә бу ярышка 110га якын шахматчы җыелды, шуларның 90га якыны мәктәп яшендәге балалар. Ярышны оештыручылар да моның кадәр шахматчылар катнашыр дип көтмәгәннәр иде, мондый ярышлар өчен бу рекордлы сан. Шунысы куанычлы, мәктәпләрдә укучыларны шахмат уенына өйрәтүдә уңай якка үзгәрешләр бар димәк. Уенчыларның күп булуы өстәмә мәшәкатьләр дә тудырды. Гимназия коллективы бик оператив рәвештә спортзалда өстәмә урыннар булдырып ярышны вакытында башлап җибәреп булды. Ярыш барышында иң авыры компьютерда исемлекләрне теркәү, жеребьевка ясап, күрсәткечләрне вакытында чыгарып бару кебек четерекле, мәшәкатьле эшләрне Ландыш Василовна үз өстенә алып ахрынача уңышлы башкарып чыга алды. Шулай ук тур саен уенчыларны парлап шахмат такталары артына вакытында утыртып баруда, шахмат кагыйдәләренең төгәл үтәлешен тәэмин итүдә Ленар Сәләхов, Рөстәм Камалов, Илнур Марданов үзләреннән зур өлеш керттеләр. Уеннар кичке 5кә кадәр дәвам итте. Ахырдан ярыш нәтиҗәләре нигезендә яшь буенча алты группада җиңүчеләр билгеләнде.
1-4 сыйныфлар арасында:
1. Мөхәммәтгалиев Самир (Балтач мәктәбе)
2. Иванов Макар (Балтач мәктәбе)
3. Тахавиев Ильяс (Чепья мәктәбе)
1. Марданова Раида (Норма мәктәбе)
2. Гибадуллина Диләрә (Сосна мәктәбе)
3. Вахитова Зәринә (Куныр мәктәбе)
5-10 сыйныфлар арасында:
Укучы егетләр:
1. Камалов Сәйдәш (Балтач гимназиясе)
2. Марданов Раил (Норма мәктәбе)
3. Йосыпов Мәлик (Казан)
Укучы кызлар:
1. Яфарова Камилә (Яңгул мәктәбе)
2. Сәмигуллина Зәринә (Балтач мәктәбе)
3. Хөрмәтуллина Язилә (Балтач мәктәбе)
Ир-егетләр арасында:
1. Сәләхов Ленар (Балтач)
2. Закиров Данил (Балтач)
3. Йосыпов Марсель (Салавыч)
Ветераннар арасында:
1. Марданов Илнур (Чепья)
2. Дәүләтшин Фәрит (Сосна)
3. Нәбиев Рифкат (Балтач)
Камалов Сәйдәш 9 мөмкинлектән 8 очко җыеп, ярышларның төп җиңүчесе булды һәм аңа Харрас Самигуллин исемендәге күчмә кубок тапшырылды. Һәр группада 1-8 урынны алган шахматчыларга акчалата бүләкләр, ә җиңүчеләргә гадәттәгечә акчалата бүләкләргә өстәп медальләр һәм мактау таныклыклары тапшырылды. Шулай ук ярышларның иң яшь һәм иң өлкән уенчылары да билгеләнеп акчалата бүләкләргә лаек булдылар.
Барлык ярышта катнашучылар исеменнән бу ярышларны традицион рәвештә саллы призлар белән дәвам итеп оештырганнары өчен, «Игенче» күмәк хуҗалыгына, аның рәисе Булат Бакыйевичка, Харрас абыйның кызы Әлфия Харрасовнага, Карадуган гимназиясе коллективына, гимназия директоры Гөлсинә Фаилевнага һәм ярышны оештыруга үзләренең көчләре кергән һәркемгә олы рәхмәтебезне ирештерәбез. Барлык уенчылар да бик канәгать булып, киләсе елга да киләбез дип таралыштылар.
Ярышларның баш хөкемдары Камил Мөхәрләмов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев