Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Иң тугры һәм кайгыртучан җанатарлар — әти-әниләр

Көрәш барышында йөрәк үз урынында түгел инде, әмма соңыннан, җиңү дә килсә, сөенеп туеп булмый

Келәм батыры, Дөньякүләм чемпион Аяз Хәйретдинов яшүсмерләр арасында көрәшеп, бик күп дәрәҗәле урыннар алырга өлгерде. Аяз көрәш серләренә биш яшеннән үк төшенә башлый, әтисе белән бергә «Балтач» спорткомплексына йөри, аннан инде башлангыч сыйныфка укырга кергәч, әтисенең бертуган энесе, үзе үк тә көрәш батыры Ринат абыйсы Хәйретдиновның кул астында шөгыльләнә.

— Аязның көндәлек режимы билгеле, үз өстендә бик эшли ул, — ди батыр егетнең әнисе Гүзәлия ханым. — Без йокыдан торганчы йөгереп тә кайткан булырга мөмкин. Сабантуйлар беткәч эшкә урнаша, төшке ашка кайткач та, ярты сәгать булса да, шөгыльләнеп ала. Улымның мөмкинлекләрен чикләгәнем юк, үз мөм-кинлекләрен үзе һәм әтисе белә. Минем төп максат — дөрес итеп тукландыру, белем алуларын контрольдә тоту, әтиләре белән бергә хезмәт тәрбиясе бирү һәм ял итүләрен файдалы итеп оештыру. Аяз дөньякүләм танылган көрәш батыры Айдар Хәйретдиновның улы. Гаиләдә Алмаз исемле тагын бер спортны яратучы уллары бар. Алмаз хәзер күбрәк атлар белән мавыга, ярышларда катнаша, призлы урыннар ала, «Сабантуй» ял паркы янындагы конюшняда җиң сызганып эшли, атлар тәрбияли.

— Беренче балабыз — кыз, Йолдыз исемле, — ди Гүзәлия. — Әтиләре бик куанды инде кыз булгач, әмма барыбер дә күңел түрендә йөрткән көрәшче уллар үстерәсе килү теләген йөрәгем белән тоя идем — Аллаһтан бик сорадым, — Раббым безгә бер-бер артлы уллар насыйп итте, хәзер инде минем икеләтә статус — көрәшче улымны озатып калу-каршы алу гына түгел, ияреп үк тә йөрү. Көрәш барышында йөрәк үз урынында түгел инде, әмма соңыннан, җиңү дә килсә, сөенеп туеп булмый. Быел Аяз улым Дөньякүләм чемпионатта җиңде, ул көнне кичергән хисләрне аңлатып бетереп булмый, — башта борчылу, аннан балаңның уңышына сөенү, горурлану... (Гүзәлия сөйләгәндә күңелләр тула. З. Ш.) 
Гүзәлия Хәйретдинова Балтач урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, эшен дә камил алып бара, гаиләсендә дә үрнәк, кайгыртучан әни, уңган хатын. Айдар Хәйретдинов җитәкче урыннарда эшләсә дә, балаларына игътибарны киметмәде, уллары «тәпи баса» башлауга ук, аларны спорт күнекмәләренә төшендерергә тотынган әти ул. Районның көрәш сөючеләре Аязга зур өметләр баглый, гаиләнең җылысы, нуры белән Татарстан, Рәсәй, Дөньякүләм чемпионатларын иңләп, өметләрне аклап, бөек җиңүләргә ирешергә язсын егетебезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев