Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кайсы очракта йөгерү киңәш ителми?

Җәйгә чыккач, күпләр буй-сынын кайгырта башлый. Көннәр җылыткач, йөгерергә чыгучылар саны арта. Яхшы шөгыль, тик йөгерү һәркем өчен дә файдалымы?

Казанның 21 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Регина Галимуллина сүзләренә караганда, йөгерүнең зыянга караганда файдасы күбрәк. Шулай да тискәре йогынтысы турында да онытырга ярамый.

— Җиңелчә генә йөгерүнең бернинди зыяны юк. Икенче төрле аны савыктыргыч йөгерү дип атыйлар. Ул йөрәк эшчәнлеген яхшырта, организмда кан яхшы йөри башлый. Нәтиҗәдә матдәләр алмашы яхшыра, организмнан токсиннар, зарарлы матдәләр чыга. Моннан тыш йөрәк ныгый, инфаркт килеп чыгу ихтималы бермә-бер кими. Йөгергәндә үпкәләр дә ныгый. Димәк, сезгә салкын тию куркынычы да кими. Йөгергән кешенең үт куыгына таш утырмый, организмда күпләп бәхет гормоны (эндорфин) бүленеп чыга. Шул рәвешле кеше нерв киеренкелегеннән котыла, психик сәламәтлеге, йокысы яхшыра, — ди табиб.

Кайсы очракта йөгерү киңәш ителми?
  Ни өчен? Ни эшләргә?
Артык авырлык Артык авырлыктан интеккән кеше кисәк кенә йөгерә башласа, ул кан тамырларына, умыртка баганасына зыян салачак. Йөгерер алдыннан бераз ябыгырга кирәк. Моның өчен иң яхшысы атнага 4–5 көн ким дигәндә ярты сәгать җәяү йөрү. Авырлык кими башлагач, акрынлап йөгерү-атлау рәвешенә күчәргә кирәк. Һава суларга чыккач, көндәлек юлның 90 процентын — атлап, калган өлешен йөгерә-атлап узыгыз.
Умыртка баганасы авыртканда (сколиоз, гиперлордоз) Йөгергәндә, хәтта җәяү йөргәндә дә бөтен авырлык умыртка баганасына төшә. Ул авырткан килеш йөгерсәң, умыртка баганасына икеләтә зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә умыртка авыруларыннан интеккән кешегә йөгерүне пилатеска алыштырырга кирәк. Ул умыртка баганасы эшчәнлеген көйләп торучы мускулларны ныгыта
Сулыш юлы авырулары (астма), аллергия вакытында, салкын тигәндә Йөгергәндә астма өянәге көчәергә, аллергиясе башланган, салкын тигән кешенең хәле авыраерга мөмкин Андый чакта йога белән шөгыльләнү хәерлерәк.
Эпилепсия Йөгерү кискен тыела. Әлеге диагноз вакытында теләсә кайсы физик күнегүне табиб белән киңәшләшкәч кенә эшләргә кирәк.
Йөрәк—кан тамыры авыруларыннан интеккән, аякларында тромб булган кешеләр Алдан табиб белән киңәшләшергә кирәк. Йөгерер алдыннан аяктагы кан тамырларына УЗИ ясатырга киңәш ителә. Флеболог рөхсәт иткән очракта гына йөгерергә ярый
Ашагач та йөгерү Ашаганнан соң ашказаны зурая, диафрагманы кыса. Шул рәвешле организм кислородка кытлык кичерәчәк. Ашаганнан соң 1–2 сәгать вакыт узгач кына йөгерергә ярый. Шул ук вакытта йөгерер алдыннан артык авыр ризыклар да ашамаска кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт тазалык йөгерү