Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Карадуган бозында кем җиңү яулады? (+фоторепортаж)

Район газетасы призына узучы хоккей ярышларын җанатарлар да яратып кабул итә

Бүген "Хезмәт" призына узучы хоккей ярышларында дистәдән артык команда катнашырга тиеш булса да, нишләптер алар саны азрак иде. Әллә теләгәнчә команда тупланып бетә алмаган, әллә инде башка сәбәпләр киртә булган. 

Карадуган авылында узачак ярышларда да өч команданың икесе генә бозга чыкты, "Шубан" командасы килмәгән иде. Беренче минутлардан ук боз хуҗалары көндәшләренә көчле уен тәкъдим итеп, алар капкасына өч алка атты. Ләкин "Зифа" командасының җиңәргә дигән максаты көчлерәк булып, алар исәпне тигезләп кенә калмыйча, ә 3:4 исәбе белән җиңеп тә куйды.

Бу уенда, әлбәттә, карадуганлыларның җанатарлары күбрәк иде, алар бортка сугып та, яраткан командаларына көч биреп, кычкырып тордылар. Ә инде алар капкасына соңгы шайба килеп кергәч, смәеллеләрнең җанатарлары да яраткан командалары өчен көчле алкышлар бүләк иттеләр. Шулай итеп, быел "Игенче" финалга барып җитә алмады. Ә "Зифа"ны бүгенге көчле уены белән ихластан котлыйбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев