Балтач егетләре 16 пар арасында көч сынашты
31 нче август көнне Казан шәһәрендә ир-егетләр арасында Казан Кремле җәйге кубогына зур теннис буенча ярышлар узды.
Балтач районы башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге баш белгече Нәбиев Зөлфәт һәм спорт мәктәбе тренеры Мөхәммәтгалиев Расил 16 пар арасыннан 2 нче урын яуладылар. Афәрин, егетләр! ![]()
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев