"Хыял" яшьләр үзәге призына яшьләр арасында бадминтон буенча ярышлар узды
"Хыял" яшьләр үзәге призына Балтач районы яшьләре арасында бадминтон ярышы оешкан төстә узды.
Ирләр арасында Мөхәммәтгалиев Рәсим, Әкбәров Рим – беренче, Фәтхрахманов Булат, Нәбиев Зөлфәт – икенче, Галимҗанов Ленур, Гыйльманов Надир өченче призлы урын яулады.
Хатын-кызлар арасында Мортазина Нәргизә, Мөхәммәтгалиева Азалияләргә тиңнәр булмады. Фролова Миләүшә, Ильина Алинә икенче булсалар, Шакирова Ләйлә, Ибраһимова Гөлчәчәк пьедесталның өченче баскычында.
Яшүсмерләр арасында бертуган Әсхәт һәм Әхмәт Усмановлар – беренче, Гарипов Салих һәм Закиров Раил – икенче, Волков Рүзәл белән Хәсәнов Риназ өченче призлы урын яулады.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев