Кичә Чепьяда махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә футбол ярышы узды(фотолар)..
Барысы да егетләр хакына
Чараны ачу тантанасында Чепья урта мәктәбе укытучысы Рәдиф Әхәтов, Чепья авыл җирлеге башлыгы урынбасары Илнур әфәнде, Мөслим районыннан волонтер, махсус хәрби операциядәге егетләр истәлегенә гаҗәеп күп эшләр башкаручы, җырлар, китаплар авторы, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев катнашты.
Һәрберсендә бер генә теләк — илгә җиңү китергән бабаларыбызның даны яшәсен, аларның оныклары илебезгә яңадан җиңү китерсен. Әлеге чараның инициаторлары ирле-хатынлы волонтерлар Энҗе һәм Ленар Фәхретдиновлар һәм аларның эшкә булган, СвОдагы егетләр өчен янып йөрүче " Поможем СВОим" командасындагы кардәшләре.
Сигез команданың уенын карарга фанатлар да килде. Пылау пеште, нәни патриот Диләрә Дмитриева җыры белән куандырды.
Барысы да егетләр хакына дип башланган эш хәере белән дәвам итсен. Кергән взнос акчалары барысы да СВОдагы егетләргә тапшырылачак, диде волонтерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев