Көрәш кайдан башланган?
Китап уртак хезмәт, тырышлык нәтиҗәсе, тарихыбызның бер энҗе бөртеге
Бөрбашта татар дөньясында танылган көрәш батырларына багышланган китапны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү булды.
Татар дөньясында, республикабызда үзенең бай тарихы, күренекле шәхесләре белән дан тоткан авыллар бихисап. Әмма шулар арасында 400 елдан артык тарихы булган үзгә, күренекле авыл — Бөрбаш дисәк, ялгышмабыз.
«Безнең көрәшчеләр» — «Бөрбаш урта мәктәбе» китабы дөнья күрде
XVII гасырда нигез салынган авылның тарихы бик озын да, катлаулы да. Төбәгебезнең елъязмасы белән үрелеп барган төрле гыйбрәтле вакыйгаларны кичеп, авыл бүгенге көндә Татарстанда бар яктан да мактап телгә алына торган, халкы өчен яшәргә уңайлы булган авылларның берсе ул. Бу турыда 2022 елда «Саклагыз нигез ташларын» дигән Бөрбаш авылы тарихын чагылдырган китапта бик җентекләп бәян ителгән иде.
Менә дүрт елдан соң кулыбызда янәдән саллы, сыйфатлы, күркәм хезмәт — «Безнең көрәшчеләр» — «Бөрбаш урта мәктәбе» китабы. Ул Бөрбаш урта мәктәбендә укыткан, белем алган, татар көрәшенә яңа сулыш өргән батырларга багышланган. Илебез өчен, олы буыннар өчен истәлекле дата — Космонавтика көне алдыннан, шушы ук көнне Фидәил Шакиров истәлегенә уздырылган бәйгедән соң, Бөрбаш мәдәният йортында бу китапны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү булды. Көрәшчеләргә багышланган бу хезмәтнең барлыкка килүенә зур көч куйган, китапны булдыруда рухи җитәкче булган, авылның имамы, республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт үзенең сүзен болай, дип башлады:
— Ике җәй элек миңа Әлмәт районы Тайсуган мәктәбенә барырга туры килде. Бетеп, сүнеп барган мәктәптә ислам нигезләренә таянып, яңача тәрбия бирү мәктәбе оештырганнар, менә аның директоры Руслан монда кунакта. Бүгенге көндә монда укырга Әлмәттән 3-4 автобус бала килә. Миңа шул мәктәпкә кергәч, «Тайсуган мәктәбенең көрәш түгәрәгенә 10 ел» дигән китап тоттырдылар. Бу китапны кулга алгач, мин гарьләндем, 70 елларда Васыйл абый Гарифуллиннан башланган көрәш түгәрәген бүген Илшат алып бара, димәк, Бөрбаш мәктәбендә 55 ел көрәш түгәрәге эшли, 8 спорт остасы бар, безнең бер нәрсәбез юк. Кайткач, җирлек башлыгы Равилгә, авылыбызның китабын язган Лилия Нурмөхәммәтовага шалтыраттым, әйдәгез, көрәшчеләребезне барлыйк, дип сөйләштек. Менә ике ел булды дигәндә, шушындый китап басылып чыга алды. Кемнәрнең көче кергән, һәркемгә рәхмәтле без, — диде ул.
Рамил Нотфуллин: Бары авылыңны яраткан очракта гына мондый матурлык, тормыш итәр өчен уңайлылык булдырып була»
Мәртәбәле кунакларның берсе — Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин сүз алып, иң элек Бөрбаш авылының районыбызда тоткан урыны турында искәртеп китте. Районыбыз республикада үзенең татарлыгын, миллилеген саклап калган төбәкләрнең берсе. Шушы үзенчәлегебезне саклауда Бөрбаш авылыннан читкә китми, барлык мөселман дөньясында билгеле булган Җәлил хәзрәтебезнең тырышлыгы зур. Авылның бүгенге көндәге йөзе һәркемне сокландырырлык. Бөрбаш халкына бик зур рәхмәт, бары авылыңны яраткан очракта гына мондый матурлык, тормыш итәр өчен уңайлылык булдырып була, диде ул. Бүгенге көндә ике дистә елга якын Бөрбашта республикакүләм мөселман балалар Сабантуе уза, пансионат эшли, мөселман дөньясында авылның исеме бар. Ә менә 70 елларда бу авылны данлаган татар көрәшчеләрен искә алып, озак еллар Фидәил Шакиров истәлегенә бәйге оештырып, районыбызда, республикабызда милли татар көрәшебез үсешенә гаять зур өлеш керткән Васыйл Гарифуллин һәм аның шәкертләре турында зур хезмәт чыгару — бу зур вакыйга. Китапны әзерләп, бастырып чыгаручыларга, бүген бәйгегә килгән кунакларга рәхмәт хисләремне җиткерәм, диде район башлыгы. 1976 елда Чуашстанга Россия беренчелегенә барган Татарстан командасы Бөрбаш укучыларыннан гына туплана һәм аларның сигезе дә татарча көрәш буенча Россия яшьләр беренчелегендә чемпион булалар. Татар көрәше тарихында белгәнемчә, әлегә кадәр мондый вакыйганың күзәтелгәне юк әле, дип белдерде һәм сәхнә түренә шул елларда бил алышкан, җиңүгә ирешкән көрәшчеләрне чакырды. Батыр егетләрнең һәрберсенә истәлеккә «Безнең көрәшчеләр» — «Бөрбаш урта мәктәбе» китабын тапшырды, район хакимияте исеменнән олы рәхмәт хисләрен белдерде.
«Мин халкыбызның шушындый батыр улларын, көрәшчеләр тәрбияләгән авыл, мәктәп белән горурланам, рәхмәт Сезгә!»
Килгән мәртәбәле кунакларның берсе, үзе дә зур бәйгеләрдә мәйдан тоткан, бүгенге көндә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үзенең чыгышын данлыклы көрәшче Фидәил Шакиров турында истәлекләреннән башлады. Чын көрәшче иде, һичкайчан хәрәмләшмәде, үзенә генә хас булган, көндәшен суырып алып, аркага сала торган алымын әле дә башкаларда күргәнем юк. Казанда төп Сабантуйда батыр калгач, аны рес-публика җитәкчесе янына чакырып, матур көрәше өчен рәхмәт әйтте. Сиңа ни кирәк, дип сорагач, ул ( институт тәмамлагач аны Актаныш районына бер колхозга эшкә җибәргәннәр иде) колхозга «ГАЗ-53» машинасы кирәк, шуны бирсәгез иде, дип шаккаттырган иде. Бу вакыйга аның үзе турында кайгыртмавы, ә бәлки эш өчен, булсынга, дип тырышканын күрсәтә. Ул гомере буе шушы принцип белән яшәде. Менә бүген залда аның абыйлары, туганнары, аның истәлегенә үткәрелгән бәйгедә катнашучылар утыра. Мин халкыбызның шушындый батыр улларын, көрәшчеләр тәрбияләгән авыл, мәктәп белән горурланам, рәхмәт Сезгә, — дип соклануын белдерде.
Республикабызның татарча көрәш федерация-сен алты елдан артык җитәкләгән, Бөрбаш авылы егете Рәшит Галимов үзенең хатирәләре белән уртаклашты. Президент Аппаратында оештыру бүлеген җитәкләгәндә, миңа республиканың көрәш федерациясен җитәкләргә тәкъдим ителде. Хәйран матур нәтиҗәләргә, федерация эшенә тәртип салуга ирештек. Инде Марат Готыф улы Әхмәтов авыл хуҗалыгы министры итеп билгеләнгәч, бу эшкә ул кулай, дип дилбегәне аңа тапшырдым. Гомерем буе үзебезнең авыл, аның көрәшчеләре белән горурланып яшәдем, эшләдем, диде ул.
Казан шәһәренең 1000 еллык мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин, республиканың татарча көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, Бөрбаш көрәшчеләре исеменнән Миңнегали Шакиров, китапны булдыруда башлап йөргән Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин үзләренең чыгышларында бу китапны булдыруда Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгын югары бәяләп уздылар. Рәхмәтнең иң олысы — китап нәшер итүнең финанс чыгымнарын күтәргән, әтисе Бөрбаш авылыннан булган Нияз Рафил улы Галимуллинга, дип белдерде китапның авторы Лилия Нурмөхәммәтова. Бу китапта без, авыл көрәшчеләре белән беррәттән Бөрбаш мәктәбендә укыган күрше Алан, Бөрбаш Сәрдегәне, Нормабаш, Чапшар авылы егетләренең дә уңышларын чагылдырырга тырыштык. Максатыбыз — көрәшчеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү, киләчәк буын өчен саклап калу иде.
Китап уртак хезмәт, тырышлык нәтиҗәсе, тарихыбызның бер энҗе бөртеге. Югалтмаска иде хәтеребезне, сакларга иде тарихны, данларга иде туган якны, дип белдерде автор.
Ә инде соңыннан Фидәил Шакиров истәлегенә уздырылган татарча көрәш бәйгесе батырларын зур сәхнәдә котладылар. Озак еллар күңелләрдә саклана торган шатлыклы мизгелләр булды ул. Бөрбашлылар янәдән тарихларын барлауда, авылларының данын таратуда татар дөньясында үрнәк булдылар. Сабантуй, республика бәйгесен тоткан батырлар китап битләрендә генә калмасын, киләчәктә яңа буын көрәшчеләр Бөрбаш авылы батырлары данын яңадан яңа биеклеккә күтәрсеннәр, дигән теләктә калабыз. Ә моны уздырылган соңгы бәйгеләр күрсәткәнчә, бүгенге көндә көрәшчеләр белән чын күңелдән, теләп шөгыльләнүче тренер Илшат Корбанов шәкертләренең уңышлары ачык дәлилли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев