Көрәшнең нигез ташы — Бөрбашта
Ел да һәр ярышның бер истә кала торган ягы була инде ул.
«Нинди генә ярыш оештырсак та, безнең балаларыбыз аның нинди хөрмәттән оештырылганын белеп кайтырга тиеш. Без үзебезнең келәм батырларын һич тә онытырга тиеш түгел, шуңа да балаларыбыз күңеленә алар турында күбрәк информация сендерергә тиешбез».
Шушы көннәрдә генә Бөрбаш авылында оештырылган ярышта, район көрәш федерациясе рәисе Фәнис Шәрипов тренерларыбыз алдына зур бурычлар куеп, бу сүзләренә кире әйләнеп кайтты.
Чыннан да, авылның бертуган Шакировлары белән чын мәгьнәсендә горурланырлыгы бар шул. Бертуган Дамир, Рафаэль, Наил, Фидаил, Сәет Шакировлар, заманында якын-тирә авыл Сабантуйларын дер селкетеп торган шәхесләр булдылар бит. Ә менә Фидаилләре исә авыл, район Сабантуйлары белән генә чикләнмичә, республика, Рәсәйкүләмендә ярышларда бил алышып, легендар көрәшчегә әйләнгән батыр булып танылды. Шулай итеп, ачылыш вакытында батырыбызның тормыш юлы турында күп сөйләнде. Яшь көрәшчеләребез дә Татарстанның атказанган спорт остасы, дөнья чемпионы Айдар Хәйретдиновның, аның абыйларының чыгышларын тын да алмый тыңлап тордылар. Айдар Хәйретдиновның шушы авылда үсеп, тормыш юлын Арборда дәвам иткән остазы, Татарстанның атказанган тренеры Дамир Гобәйдуллинны 65 яшьлек юбилее белән котлавы да көчле алкышларга күмелде. Республикабызның көрәш федерациясе башкарма директоры, РСФСРның спорт остасы Марсель Таһиров та бу авылның татар көрәше дөньсында төп нигезе булып, аерым урын алып торуын ассызыклады. Татарстанның атказанган, РСФСРның спорт остасы, республикабызның иң дәрәҗәле, герой шагыйребез Муса Җәлил истәлегенә оештырылучы турнирның 6 мәртәбә җиңүчесе Фидаил Нури улы Шакиров истәлегенә оештырылган турнирыбыз, елдагыча, зур күтәренкелек белән узып китте. Бу урында «Бөрбаш» җәмгыяте рәисе Рафис Солтановка бихисап күп рәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә. Соңгы елларда җиңүчеләребезгә тапшырыла торган приз фондын да башкалардан арттырып, ярышка кагылышлы бар чыгымнарны җәмгыять үз өстенә алды. Шунлыктанмы, муллык белән узучы бу ярышка балаларыбыз да килергә атлыгып торалар.
Ел да һәр ярышның бер истә кала торган ягы була инде ул. Менә бу ярыш та беренче-икенче урыннарга дәгьва кылучы ике егетебезнең — Балтачтан Баязит Мөхәммәтгалиев белән Чепьядан Хәлил Леонтьевның травма алулары күңелләребезне бераз борчуга салган иде. Шулай да, аларның икесенең дә призлы урыннарга эләгүе тагын күңелләребезгә җылы йөгертте. Батыр ярасыз булмый да инде... Әле чакырылган кунакларыбыз да килгән булса, гомумән, ниләр булган булыр иде, белмибез. Ул көнне барлык күршеләребез дә үзләрендә ярыш оештырган булып чыктылар. Шулай итеп, бил алышкан 2010 елгы 73 көрәшче арасында түбәндәгеләр җиңүче булып танылдылар. 25 кг. га кадәр-Солтан Әшрәфҗанов, Данияр Камалетдинов/икесе дә Яңгулдан/, Рүзәл Хатимов, Әмирхан Гыйбадуллин /икесе дә Бөрбаштан/.32 кг. да-Даян Әхмәдуллин /Балтач/, Тимур Хәбибрахманов /Яңгул/, Азат Галиев /Салавыч/, Муса Фәйзрахманов /Арбор/. 36 кг. да-Наил Сафиуллин/Пыжмара/, Роман Прокопьев/Чепья/, Риназ Сабиров, Юныс Ризванов/икесе дә Балтачтан/.40 кг. да-Азат Галимов/Арбор/, Рүзәл Камалов/Бөрбаш/, Инзил Габделбәров/Балтач/, Хәлил Леонтьев/Чепья/.45 кг. да- Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Ислам Галиев/Балтач/, Солтан Әхмәдуллин/Норма/, Гадел Хөсенов/Бөрбаш/.50 кг. да- Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Азамат Шакиров/Смәел/, Ирек Бикбов/Чепья/, Илдан Батыршин/Шеңшеңәр/.55 кг. да-Денис Яковлев/Урта Көшкәт/, Данияр Маннапов/Салавыч/, Рәсүл Шәйхиев/Арбор/, Йосыф Ризванов/Балтач/.60 кг. да- Әхәт Әскәров/Арбор/, Ильяс Фәхретдинов/Пыжмара/, Айзат Низамов/Арбор/.65 кг. да- Мөхәммәт Гобәйдуллин, Гадел Галимбеков, Рүзәл Нурисламов/өчесе дә Бөрбаштан/.75 кг. да- Алмаз Хәйретдинов, Раяз Нәбиев/икесе дә Балтачтан/, Әнәс Мифтахов/Арбор/, Рәсүл Гыймадиев/Бөрбаш/. 75 кг. нан югары үлчәүдә-Тимур Әхмәтханов /Карадуган/, Илназ Гарифуллин /Шеңшеңәр/, Раяз Габдуллин/Салавыч/, Әсхәт Габделхәев/Балтач/. Соңгы вакытта, балаларын көрәшкә җәлеп итү максатыннан, кайбер әтиләр дә финанс ярдәме күрсәтергә теләк белдерә башладылар. Яңгулдан Марат Әшрәфҗанов, Бөрбаш Сәрдегәненнән Расих Хәтимов әнә шундыйлардан. Менә бу ярышта да Расих Хәтимов ярдәме белән 2014 елгы балалар арасында 40 һәм 55 килограмм авырлыкларда бил алышу оештырылды. 40 кг. да Фирдүс Гыйбадуллин /Бөрбаш/, Рәнис Шәрипов /Норма/, Сәйдәш Шакиров/Смәел/, Ирек Хәйретдинов /Балтач/, 55 кг. да- Сөләйман Галимов /Бөрбаш/, Камил Ганиев /Яңгул/, Салават Рәхимҗанов /Көшкәтбаш/, Баязит Мөхәммәтгалиев /Балтач/ призерлар булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев