Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәшчеләребез бөтен Рәсәйгә танылды.

Районыбыз көрәшчеләре Татарстан командасы сооставында Башкортстанның Стәрлетамак шәһәренә бил алышырга киткәнең хәбәр иткән идек.

Менә тагын безгә шатлыклы хәбәр килеп иреште. Китәсе көнне генә җыелма команда составына тагын бер егетебез өстәлгәне билгеле булган иде. Ул Арбор авылыннан Салават Әсхәдуллин. Егетне алып ялгышмаганнар.
Салаватыбыз Бөтенроссия уеннарының татарча көрәш буенча чемпионы булып танылды. Атказанган спорт остабыз Ринат Хәйретдинов икенче, спорт остасы Илдар Зарипов өченче булды. Шушы көрәшчеләребезнең уңышлары нәтиҗәсендә Татарстан җыелма командасы барысының да "борынына чиертеп " беренчелеккә чыкты. Афәрин, көрәшчелеребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250