Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Куныр волейболчыларына кем аяк чалган

Кунырның яшь волейболчылары республика беренчелегенннән зур уңышлар белән кайтты.

Куныр авылы элек-электән волейболчылары белән дан тота. Үткәннәргә хыянәт итми, бүгенге көндә дә ветераннарга лаеклы алмаш үсеп килә. Тренер Рәдиф Сөләймановның тырыш хезмәт нәтиҗәсе буларак, егетләр нинди генә ярышка барсалар да, гел призлы урыннар алып кайталар. Күптән түгел республика беренчелегендә 2002 һәм аннан яшьрәкләр Мамадышта - икенче, 2000 һәм аннан яшьрәкләр Теләчедә бишенче урын яулады.
- Егетләребез призлы урыннан аз гына очко белән калышты. Анысы да хөкемдарларның гаделсезлеге нәтиҗәсендә, - ди Рәдиф Сөләйманов.
Тренер әлеге ярышларга барыр өчен матди ярдәм күрсәткән Куныр авылының игелекле эшмәкәрләре игезәкләр Эльмир һәм Эльвир Зыятдиновларга, Рүзәл Дәүләтгәрәвка, Фәнил Сәгыйтҗановка, Фәрдүс Идрисовка, Алмаз Гыйләҗевка, Айрат Шәйхетдиновка олы рәхмәтләрен ирештерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250