Ландыш Миңгәрдә узган ярышның төп җиңүчесе булып танылды. Котлыйбыз!
Спорт

Ландыш Миңгәрдә узган ярышның төп җиңүчесе булып танылды. Котлыйбыз!

Ярышта Мамадыш, Кукмара, Әтнә, Биектау, Арча, Теләче, Балтач, Саба районнарыннан 62 уенчы катнашты

Саба районы Миңгәр авылында Миннәхмәтов Ирек Җәүдәт улы һәм Миннәхметов Мидхәт Миннәхмәт улы истәлегенә шашка-шахмат ярышлары үтте.

Ярышта Мамадыш, Кукмара, Әтнә, Биектау, Арча, Теләче, Балтач, Саба районнарыннан 62 уенчы катнашты.

Балтачтан Данил Закиров иң яшь уенчы буларак бүләкләнде. Нәбиев Рифкать ветераннар арасында шашка буенча икенче урын яулады. Гарифуллина Ландыш әлеге ярышның төп җиңүчесе булып танылды. Котлыйбыз!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев