Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге Спартакиадасы нәтиҗәләре

2014 нче елның 10 октябрендә Казан шәһәренең ябык җиңел атлетика манежында мәгариф хезмәткәрләренең Республикакүләм җәйге Спартакиадасы булып узды.

Безнең районыбызның укытучылары, мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм мәктәптән тыш эшләр бүлеге хезмәткәрләре командасы районыбыз данын яклап чыгыш ясадылар. Барлык төр ярышларда да актив катнашып, матур гына нәтиҗәләргә ирештеләр.
Җитәкчеләр арасындагы йөгерештә безнең районыбызның мәгариф идарәсе җитәкчесе Зәкиева Алия Юныс кызы Iнче урынны яулады.
Ир-атлар арасындагы армреслинг ярышында Шакиров Фаил Фарис улы IIнче урынга лаек булды.
Хатын-кызлар арасындагы шашка ярышында Гарифуллина Ландыш Васил кызы, бик матур уен күрсәтеп, IIIнче урын алды.
Районыбыз данын яклап чыгыш ясаган барлык мәгариф хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт белдерәбез һәм чын күңелдән котлыйбыз.
Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250