Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Министрлык көрәше икенче һәм өченче урыннар алып килде

Башкалабызда көрәш сезонын ачып җибәрделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына 21нче мәртәбә уздырылучы ярышлар безнең өчен күңелле мизгелләре белән аеруча истә калыр, мөгаен. Аның беренчесе, ачылу тантанасында җәйге "Авыл уеннары"нда җиңүчеләрне дә бүләкләп үттеләр. Биредә районыбыздан Рөстәм Заһидуллин һәм Рәдис Сәмигуллин да бар иде. Алар аркан тарту буенча 2...

Башкалабызда көрәш сезонын ачып җибәрделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына 21нче мәртәбә уздырылучы ярышлар безнең өчен күңелле мизгелләре белән аеруча истә калыр, мөгаен. Аның беренчесе, ачылу тантанасында җәйге "Авыл уеннары"нда җиңүчеләрне дә бүләкләп үттеләр. Биредә районыбыздан Рөстәм Заһидуллин һәм Рәдис Сәмигуллин да бар иде. Алар аркан тарту буенча 2 урын яулап, районыбыз командасы Теләче, Биектау, Зәй районнарыннан гына калышып дүртенче урынга ирешкән иде.
Көрәш нәтиҗәләренә килгәндә, шәхси беренчелектә 130 килограммда Фердинанд Вәлиев - икенче, 60 килограммда Борнактан Илдан Әхмәтханов һәм спорт остасы Ринат Хәйретдиновның өченче калулары безнең өчен аеруча зур шатлык булды.
Шамил Абдюшев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250