Әлеге уенны бер уйнап караган кеше аның нинди кызыклы икәнен белә
«Балтач» ял паркында төрледән-төрле ярышлар булып тора. Кичә Сосна, Норма, Карадуган һәм Кече Лызи авылы мәктәпләре хезмәткәрләре арасында керлинг буенча ярышлар булып үткән. Әлеге уенны бер уйнап караган кеше аның нинди кызыклы икәнен белә. Кичәгесе дә коллективларны берләштереп, җанатарлар өчен рәхәтләнеп тавыш бирерлек итеп үткән. Чараны үткәргән «Хыял» яшьләр үзәге тарафыннан керлингта үзләрен сынап караучылар киләчәктә дә булачак әле.
Фоточыганак: https://vk.com/mchiyal?w=wall-104140488_2262
Нет комментариев