Бүген районыбызның иң оста балыкчылары Нормабаш плотинасына үз бәхетләрен сынарга җыйналды. Дөрес аңладыгыз, соңгы елларда гадәтигә әйләнгән "һөнәри" бәйгеләренә - балык тоту ярышына.
Бишенче ел рәттән үткәрелүче быелгы бәйгенең үзенчәлекләре дә бар. Бердән, ярыш урыны үзгәргән, икенчедән, күрше-тирә районнардан, Казаннан да катнашучылар килгән. Утыз градуслы салкын да куркытмаган үзләрен. Ун яшьлеге дә, җитмеш яшьлеге дә шунда. Үзләренә күрә җанатарлар да бар. Оештыручылар - Хыял" егетләре-кызлары кайнар коймак, чәйне дә, күңелле музыканы да онытмаган. Бу бәйрәм, җиңүчеләр турында алга таба да мәгълүмат бирербез. Тулырак газетабызның киләсе саныннан укырсыз.
Нет комментариев