Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Нормалылар кабат кубок ияләре (+фоторепортаж)

Узган атнада "Хезмәт" газетасы призына хоккей буенча 33нче турнир ярышлары булып узды.

Табигать хоккей сөючеләрне сынап та карады: 10 декабрьдә зона ярышлары үткән көндә дулап буран чыкса, финал ярышларында һава температурасы шактый салкынайтты. Әмма ярышларга һава торышы гына киртә була алмады. Уенчыларыбыз тагын да үҗәтләнебрәк уйнады, җанатарларны да салкын һәм буран куркытмады.

Газетабыз призына үтәчәк хоккей ярышында катнашырга теләк белдерүче командалар саны быел 15кә җитте. Алар дүрт зонага бүленеп, Карадуган, Түнтәр, Чепья һәм Норма авылларында уйнадылар. Һәр төркемнән бер җиңүче финал уеннарында катнашу мөмкинлегенә ия булды. "Игенче", "Нур", "Вираж", һәм "Норма -Тимирязев исемендә"ге командалар якшәмбе көнне финал уеннарында Балтач спорткомплексы бозында очрашты. Кичке сәгатьләргә кадәр барган киеренке көрәштә 2016 елгы «Хезмәт» газетасы редакциясе күчмә кубок иясе булып «Норма -Тимирязев исемендәге» команда танылды. Нормалылар беренче уенда ук да матур уен күрсәтеп, Чепьяның "Вираж" командасын 4:3 исәбенә отып, финалга үтте. Икенче уенда Түнтәр белән Карадуган командасы очрашты. 3:2 исәбе белән түнтәрлеләр өстен чыкты. Өченче уенда чепьялылар Карадуган командасы белән уйнап, 3:0 исәбе белән "Вираж" командасы отты һәм өченче урын яулады. Финалда нормалылар бердәм булып зур өстенлек - 7:0 исәбе белән Түнтәрнең җыелма командасын тар-мар иттеләр. Җиңүче команданың редакция кубогын беренче тапкыр гына яулаулары түгел. Алар өченче ел рәттән Кубок ияләре.

"Хезмәт" газетасы редакциясе тарафыннан аерым призлар да билгеләнгән иде. "Иң яхшы капкачы" булып икенче ел рәттән "Вираж" командасыннан Дмитрий Иванов танылса , "Иң яхшы сакчы" - Түнтәрдән Илдус Бәйрәмов, "Иң яхшы һөҗүмче" - Нормадан Рөстәм Нәкыйпов, "Иң яшь уенчы" - Карадуганнан Самат Зыятдинов, "Иң өлкән уенчы исә "Вираж"дан Илдар Мортазин.

Газета кубогына барган ярышларда катнашкан хоккейчыларга, җанатарларга һәм хөкемдарларга, ярышларга килгән райондашларыбызны телеңне йотарлык пылау, шашлык, кайнар чәй белән сыйлаган шәхси эшмәкәр Фәрит Әхкәмовка олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250