Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Рафил Галимуллин истәлегенә көрәш ярышлары ел да кабатланачак (+фотореплортаж)

Кичә «Балтач» универсаль спорт залында заманында Норма теш поликлиникасын җитәкләп, райондашларыбыз арасында үзенең игелекле хезмәте белән дан казанган, Бөрбашта туып үскән Рафил Шәрифулла улы Галимуллин истәлегенә көрәш ярышлары булып узды.

Арабыздан бик иртә киткән райондашыбызны хөрмәт итеп әлеге ярышлар бик матур һәм сокландырырлык итеп оештырылган иде.
Бик матур итеп ачылып киткән чарага көрәш сөюче егетләрне котлау өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, район спорт оешмасы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиев, мәрхүмнең улы Нияз, дуслары, туганнары килгән иде. Бер минутлык тынлык белән Рафил Шәрифулла улын хөрмәтләгәннән соң, ике келәмдә ярышлар башланып китте. Ярышларга районыбыз мәктәпләреннән, Арча, Саба, Кукмара районнарыннан 125 көрәшче килгән иде.

Әлеге күркәм чараның җиңүчеләре белән соңрак таныштырачакбыз. Яңалыкларыбызны күзәтеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250