Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Районга волейбол кирәкме?

Бу язма күпсанлы волейбол уенын яратучыларның фикере

Сүзебезне соңгы волейбол ярышларының нәтиҗәләре белән башлыйк әле. Актанышта үткән волейбол ярышларында Татарстан беренчелегендә 15-16 яшьлек егетләребез беренче урын яулап, районыбызга Татарстан чемпионы дигән дәрәҗә белән кайттылар. Командада Урта Көшкәт, Куныр, Бөрбаш, Норма, Кенә авылы егетләре чыгыш ясады. Әлеге уңыш районыбыз өчен дәрәҗәле җиңү.

Арча районы башлыгы призына Яңа Кенәр авылында үткән волейбол ярышларында «Якты юл» командасы (Куныр, Балтач, Бөрбаш, Дорга авылы егетләре чыгыш ясады) беренче урын яулады. Биредә Әтнә, Арча, Биектау, Казан командалары катнашында зур турнир үткәрелде. 

Күргәнегезчә, Кунырдан Бөрбашка, Нормадан Кенәгә тикле волейбол сөечеләребез таралган. Уйлап карасак, мәктәп баласы, яшьләр, малайлар, кызларга уртак булган, ел фасылына карамыйча, яратып уйнала торган спорт төре — ул да булса волейбол бит. 

Районыбызда волейболга икенче сорт спорт төренә караган күк караш белән күпчелек волейбол сөючеләр ризалаша алмый. Балтачта өч ел рәттән үткән район чемпионаты, быел ниндидер сәбәпләр аркасында, уздырылмады. Чемпионат географиясен зурайтып кына килә иде. Кукмара, Әтнә, Малмыж егетләре 2шәр команда белән чыгыш ясарга дигән уйлар белән кайчан волейбол ярышларын башлыйсыз дип көтәләр. Кызганыч, районда волейболга җитәрлек кызыксыну булмады. Киләчәктә Татарстан «Север» зонасы чемпионаты дип зур итеп үткәрелә ала торган ярышлар иде, юкса.

Беренче сорт спорт ярышларына күз салыйк әле. Көрәш — ул Балтачның көзгесе дип күрәләр, шуңа аны әлегә калдырып торабыз.

Хоккей... Кыш җитте, суык булды, атна саен гел турнир. Тиздән ябык шугалак ачылса, Сабантуйда хоккей турниры да булыр...

Әлбәттә болар барысы да кирәктер, чамасы белән үткәрелсә, мавыктыргыч һәм көтелә торган чаралар, ләкин башка спорт төренә күз йомырга хакыбыз юк бит.

Проблема бар — чишелеш: Балтач районында волейбол федерациясен яңарту, лаеклы волейбол сөючене җитәкче итеп кую. Район администрациясе волейбол чемпионатын һәрдаим үткәрә торган бурыч алу. Республика ярышларында һәрдаим чыгыш ясау, чыгымнарны күтәрү, оештыру район администрациясендә. Балтач территориясендә Һәрдаим ике зур турнир үткәрү һәм яхшы уенчыларны Балтач җыелма командасына барлау. Җыелма команда тренерын билгеләү, аның белән тиешенчә элемтәдә тору.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев