Рәсүлнең мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышларына спорттагылары да өстәлде
Ярышыбыз тәмам, ләкин ярышларыбыз дәвам итә. 4 октябрьдә Бөрбаш җирлегендә теш табибы Рафил Галимуллин истәлегенә ярышлар оештырылачак
Зарыгып көткән көнебез дә, ниһаять, килеп җитте. Атказанган спорт осталары – бертуган Хәйретдиновлар авылында көрәш сезонын ачып җибәрдек.
Бу җирлекнең күптәннән килә торган матур бер традициясе бар. “Арбор” җәмгыяте иң күп җиңүләр яулаган яшь көрәшчегә ел да сәпид бүләк итә. Монысы өчен дә атказанган тренерыбыз Дамир Гобәйдуллинга хәйран гына уйланырга сәбәп булды.
Ел да иң зур уңышларга ирешеп килгән Әхәт Әскәровка һаман сәпид бүләк итү килешеп тә бетмәс дип, аны бу юлы акчалата гына бүләкләргә булдылар. Ә менә сәпидне республикада өченче урынны яулаган Рәсүл Шәйхиевка тапшырдылар. Аның мәдәният өлкәсендә ирешкән уңышларына спорттагылары да өстәлде. Бик оста курайчыбыз ул безнең.
Ярышта күрше Киров өлкәсе көрәшчеләре белән берлектә барысы 2009 елда һәм аннан соңгы елларда туган 72 көрәшче бил алышты. Җиңүчеләребез белән таныш булыйк. 32 кг.га кадәр- Сәлим Шакиров/Арбор/, Даян Әхмәдуллин/Балтач/, Илсаф Йосыпов, Азамат Фәезов /икесе дә Чепьядан/. 36 кг.да- Наил Сафиуллин/Пыжмара/, Юныс Ризванов /Балтач/, Фирдүс Низаметдинов/Малмыж/, Кирилл Парманов/Чепья/.40 кг.да- Азат Галимов/Арбор/, Роман Прокопьев/Чепья/, Реназ Сабиров/Балтач/, Сәйдәш Шакиров/Смәел/.45 кг.да- Рүзәл Галимуллин/Смәел/, Дамир Галиев/Малмыж/, Хәлил Леонтҗев/Чепья/, Фирдәүс Гыйбадуллин/Бөрбаш/.50 кг.да- Нурислам Гыйбадуллин, Рүзәл Камалов/икесе дә Бөрбаштан/, Ислам Галиев /Балтач/. 55 кг.да- Ильяс Галиев/Малмыж/, Билал Галимуллин/Бөрбаш/, Йосыф Ризванов/Балтач/.60 кг.да- Азамат Шакиров/Смәел/, Рәсүл Шәйхиев/Арбор/.65 кг.да- Әхәт Әскәров/Арбор/, Ильяс Фәхретдинов/Чепья/, Илья Пыстин/Малмыж/, Таһир Шаһиәхмәтов/Смәел/. 70 кг.да- Сәйдәш Мостафин/Арбор/, Мөхәммәт Гыйбадуллин/Бөрбаш/, Раяз Нәбиев/Балтач/, Сөләйман Галимов/Бөрбаш/.80 кг.да- Нияз Сәлихҗанов/Норма/, Әнәс Мифтахов/Арбор/, Рәмис Абделхаков/Салавыч/. Югары үлчәүдә- Әсхәт Габделхәев /Балтач/, Илназ Гарифуллин/Смәел/, Рияз Габдуллин/Салавыч/.
Ярышыбыз тәмам, ләкин ярышларыбыз дәвам итә. 4 октябрьдә Бөрбаш җирлегендә теш табибы Рафил Галимуллин истәлегенә ярышлар оештырылачак.
Нурзада Сәмигуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев