Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Раушан истәлегенә

2010нчы елның көзендә, октябрьдә нәкъ 22 яше тулган көнендә, тормышының әле чәчәккә генә бөреләнгән матур бер чорында талантлы журналистыбыз һәм сәхнә остасы Раушан Шакирҗанов арабыздан китеп барды. Аның остазы - чаңгы спорты буенча СССРның спорт остасы, Балтач спорт мәктәбе тренеры Рәлиф Әскәров укучысы истәлегенә икенче мәртәбә чаңгы ярышлары уздырды.

Яңа елга аяк басарга берничә көн кала, Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы тырышлыгы белән яшь чаңгычыларыбыз төрле яшь аерымлыкларында һәм төрле араларда узышып, әлеге ярышның җиңүчеләрен билгеләде. 1995-1996нчы елгылар арасында чемпион булып Анна Ефремова (гимназия) һәм Сергей Королев (Чепья) танылдылар. Икен-че-өченче урыннарда Кристина Фомина (Кече Лызи) һәм Алексей Григорьев (гимназия), Диләрә Әгълиуллина (Балтач) һәм Рәйхан Нигъмәтҗанов (гимназия). 1997-1999нчы елгылар арасында гимназиядән Алинә Хөснетдинова һәм Кече Лызидан Радион Кушаев җиңүче булды. Калган призлы урыннарны Чепьядан Алина Иванова һәм Кече Лызидан Андрей Дмитриев, Светлана Фомина һәм Павел Гаврилов бүлештеләр. Бу яшьтәге укучыларыбыз 3 һәм 2,6 километрлы арада узышты. 2000-2002 елларда туганнар арасында Чепьядан Ульяна Кумаевага һәм Александр Никитинга тиңнәр булмады. Гимназиядән Марина Григорьева һәм Балтачтан Фәнүс Вәлиев - икенче, Кече Лызидан Алина Гаврилова һәм гимназиядән Андрей Ефремов өченче булдылар. Алар 1-2 километрлы дистанциядә узыштылар. Ярышларның җиңүчеләренә мәрхүм гаиләсенең һәм остазының акчалата бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250