Рюкзакта үскән малаймы?!
Әти кешенең куанычыннан күзләре яшьләнүе баласына карата никадәр ярату, хөрмәт билгесе ул
Әхмәдуллиннар гаиләсе чын мәгънәсендә спорт сөюче гаилә. Инде безгә 55 тула бит, гаилә ярышларына йөртмә инде безне, безнең яшь чыккан бит инде дип әйтеп карыйбыз малайга, юк, һаман, өстери, — ди әти кеше Азат Әхмәдуллин төпчек улы Даян турында. «Әти, бу юлы гына түз инде, бүтән язылмыйм, яме, дип тынычландыра да безне, янә язылып кайта», — дип кушыла әнисе Ләйсән. Ләйсән район үзәк хастаханәсенең поликлиника бүлегендә хирургның шәфкать туташы, Азат элемтәче. Хәзер инде балалары зур, олы кызлары Альмира оста чаңгычы Марат Газизовка тормышка чыгып, нәни кызлар үстерә, полиция бүлегендә эшли. Уллары Булат Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлап, «Эльком» заводында эшли, ул да мәктәп елларында җитез чаңгычы иде. «Чаңгы спортын ярату шушы Булат улыбызга ияреп йөрүдән туды инде, — ди Азат. Булатның ярышларда җиңеп алган медаль, грамоталары бик күп, республикада беренче урынны алган егет тә әле ул! Ә инде кечкенәләре Даян үзе бер могҗиза. Минем статусларда хәзер Даян гына, ди әтисе. Көрәшә дә, чаңгы да элеп чаба, йөзүгә дә йөри, биюен дә калдырмый. Соңгы вакытта Даян көрәш буенча үсеп китте. Юкса, берни уйламый мәктәптә көрәш түгәрәгенә язылып кына кайткан иде бит! «Беренче ярышта ук малайлар белән эләгешеп алгач, инде бүтән бармас, дигән идек, туктамады, йөреп китте», — ди әти-әнисе. Безнең тренерыбыз — Ринат Хәйретдинов. Даян Чувашиянең Шыгырдан авылында "Шәкертләр бәйрәме"ндә көрәшеп беренче урынны алды. Балык Бистәсендә ике ел рәттән инде беренчелекне алып, велосипед алып кайтты. Питрәч районының Чыты авылында Салават Фәтхетдинов призына үткән ярышта 5 килограммлы әтәч бирделәр үзенә. Быел гына да без биш әтәч оттык та, тоттык та. Берсен Карадуган авылындагы Сабантуйга бүләк итеп бирдек».
Икенче елы гына әле Даянның көрәштә, быел ул Пүскәндә үз яшьтәшләре арасында тәкә ота. «Еладым, билләһи еладым ди», — ди Азат. Әти кешенең куанычыннан күзләре яшьләнүе баласына карата никадәр ярату, хөрмәт билгесе ул. Даян әти-әнисен формада тота, аның сүзен тыңлап кая гына бармый әти-әни, нинди генә гаилә ярышларында катнашмый, — быел Мөслимгә кадәр барып «Спорт җире» дигән бәйгедә чыныгу алып кайтканнар. «Элек бит отпусклар алып чана шуарга йөри идек, — ди Ләйсән. — Даянны рюкзакка салып, аркага аса идек тә...» Хәзер Даянны күреп, рюкзакта үскән малаймы инде бу дип сораучылар да бар икән. Өлгер кеше барысына да өлгерә, әле абзар тулы мал-туар асрыйлар, атлары да бар. Даян да кул арасына керә, көрәшеп алган тәкәсен абзардан өстерәп чыгара, арканлый, кич җиткәч өстерәп кире кертеп яба. Тәкә киребеткәннең бик атлыйсы килми, өстерәлеп кенә йөри. Көрәшче Даянның аңа гына көче җитә, әлбәттә, әле бит аның тагын да ныгып, тырышып, алга таба да уңышлар яулыйсы бар. Әти-әнисе генә янәшә булсын, барысына да ирешә торган Даян ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев