Бу язмамны нәрсәдәндер гаеп эзләүдән түгел, ә хоккей ярышларының икенче ягы дип кабул итегез.
6 гыйнвар көнне Норма мәктәбе шугалагында хоккей ярышлары гөрләде. Чараны карарга килүчеләр бик аз иде, әллә көннең салкынлыгыннан курыкканнар инде?! Шуңа да карамастан, әлеге ярышны күзәтергә, яшь спортчылар өчен җан атарга мин дә бардым. Ул минутларда бозда Чепья белән Түнтәр командалары көч сынаша иде. Икенчеләре исә үз өстенлекләрен уенның беренче минутыннан ук күрсәтеп куярга өлгерде.
2 команда уйнаган арада калганнары җылыну бүлмәсендә киләчәк көндәшләренең уеннары турында гапь корды.
Җиңелүчеләр дә артык борчылды кебек түгел, җиңүчеләр дә тыныч кына җылынуны өстен күрде. Тик бозга чыгучылар аның сыйфаты түбән булуын искәртеп узды. Шәхсән үзем чыгып шуып карамагач, бу хакта уенчылар авызыннан гына шәрехләргә калды. Чепья командасын бик оста итеп җиңгән түнтәрлеләр киләсе уеннары Карадуган командасына каршы булачагын белеп, үзләренең кыюырак булуларын күрсәтергә теләп ахры: "Без сезне җиңгәч I-II урынга кем белән уйнарбыз икән?", дип көлештеләр. Бу яшьтәге балаларда моның кадәр үз-үзеңә ышану ничек була аламы икән дип аптырап, күзәтүемне дәвам иттем. Юкса, бу команда да бик көчле уйнаган бер генә уенчы күренде, ул да булса Ордан (ялгышмасам) килеп кушылган Тукай Һадыев иде. Анда исә бернинди масаю да күренмәде, үз уйларына чумып, ял итүен дәвам итте.
Бу ике команданың уены бик тигез барды, беренче булып счетны карадуганлылар ачты. Көндәшләре арасында буйга хәйран ук кечкенә тоелган Карадуган командасы түнтәрлеләрдән бер дә калышмады. Хәтта өстенрәк тә иделәр әле. Шулай да уенның ахырын судья ролен үтәгән Данир Идиятуллин (Салавыч) билгеләде кебек. Уенның беренче минутларыннан ук түнтәрлеләрне җиңүче ролендә күреп, аларның берничә мәртәбә уен шартларын каты итеп бозуларын күрергә теләмичә, удалениегә чыгармады. Шуның "ярдәмендә" карадуганлылар җиңелде.
Әлеге уеннан соң янәдән җылыну бүлмәсенә кереп, спорт сөюче малайларның сөйләшү шаһиты булдым. 74 номер астында уйнаган Ирек Гафуровның күзләрендә яшь балкый. Кулы сыдырылып, шешеп тә киткән. Кәшәкә белән кулына сукканнар икән. 4 номер астында уйнаган Газиз Зыятдинов та башын угалый, бортка бик каты китереп кысканнар үзен. Тик күз яшьләре җиңелү ачысыннан да, авыртудан да түгел иде, ә ниндидер бер абыйның дөрес судить итмәгәненнән. Мондый судьялар башка бозга чыгып, кирәк өчен генә эшләп йөрмәсеннәр иде. Үз эшләрен җиренә җиткереп башкармагач, ике якка да бертигез карый белмәгәч, ярыш ук та дөрес бармый бит.
Уен тәмамланды, җиңелү ачысы да бүген үк үтмәсә дә, иртәгә онытылыр. Тик әле яшь хоккейчылар күңелендә генә кешеләргә ышанырга ярамау хисен без - зурлар үзебез күрсәтәбез һәм мин моның шаһиты булдым. Зур уеннардагы кебек "Судью на мыло", дип кычкырасым килде килүен, тик минем өчен моны башкалар эшләде. Язмамның ахырын Ирекнең социаль челтәрдәге шәхси битенә язып куйган сүзләре белән тәмамлыйсым килә: "Һәркем бозга баса ала, уйнаганы бик сирәк. ...".
Ә түнтәрлеләр ачуланмасын иде, тик һәрбер җиңүгә дөрес адымнар белән атларга кирәк.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев