Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шаккатырды Чепьяда узган көрәш ярышлары (фото)

Ничек кенә тынычландырып карамады Нургаян, көрәшкә дип алып килгән малаен. Елапмы елый тегесе. "Улым, әле беренче көрәшеп каравың бит. Келәмгә утырганга җиңелү бирделәр. Монысында җиңә алмасаң, икенчесендә тырышыбрак көрәшерсең. Әле көрәш бетмәде, көрәшәсең бар". Заманында үзе бил алышып, Сабантуйлар батыры булган Сәрдектән килгән Нургаян Йосыпов тәки малаен ярыш алымнарына төшендерә-төшендерә,...

Кечкенәләрне көрәшкә тарту мәсьәләсендә остазы Дамирга ияреп, күпләргә үрнәк күрсәтте Ринат. Менә бүгенге ярышта да көрәшкә омтылышы булган бер төркем 20 килолы "нәниләр"не аерым җыеп, конкурстан тыш көрәштерде ул. Һай ул балаларның көрәшкәнен күрсәгез сез, үзе бер манзара... Удмурт малайларының да чын күңелдән татар көрәшенә тартылырлар дип кем уйлаган. Ә бит, көрәшәләр, хәтта инде алар арасында көндәшлек тә барлыкка килде. Максим Максимов, Максим Прокопьев, Руфин Афанасьев, Анатолий Животников кебек егетләргә каршы торып кара син хәзер. Инде бу егетләребезне Урта Көшкәт, Кече Лызи авылларында яшәүче яшьтәшләре дә күзәтә башлады. Бу ярышка бер Кече Лызидан гына да 11 бала килгән иде.
«Көрәшне карасыннар дип алып килдек, өйрәнә торсыннар. Теләк белдергәннәре белән шөгыльләнә башларга уйлыйм", дип үз фикерен җиткерде миңа физкультура укытучысы, көрәшче Рамил Зәйнетдинов. Чепьяда узган бу ярышлар чын мәгьнәсендә көрәш бәйгесен хәтерләтте. Ярышларга 100 гә якын көрәшчене әле бик сирәк район җыядыр.
Район башлыгы Рамил Нотфуллинның да ярышларны тамаша кылуы, малайларыбызда беркадәр горурлык хисләре уятты. Көрәшеп тә күрсәттеләр үзләре. Аллаһыга шөкер, әле киләчәгебез өметле күренә. Бу малайларыбыз үсеп җитсә, дер селкетәчәкбез әле без көрәш дөньясын. Һәркем күңеленә хуш килерлек булды бу ярыш. Мондагы җитәкчеләрнең бердәм, дус яшәүләреннән дә киләдер ул. "Труд" җәмгыяте, Чепья авыл җирлеге, мәктәп җитәкчеләре бер фикердә булып, үзара аңлашып эшләүләренең бер ачык мисалы инде бу. Барлык мәктәпләрдә түләүле ашау булган бер мәлдә, балаларны ике мәртәбә бушлай тукландырулары гына да үзе ни тора. Бүләкләре турында әйтеп торасы да юк.
Күрше Малмыж районы Иске Йөрек авылыннан килгән яшь көрәшчеләрне дә шаккатырып җибәрдек хәтта. Көрәш дөньясына ныклап беренче адымнарын ясаулары иде бу аларның. Иң хәерлесе, көрәшебез бернинди имгәнүләрсез узып китте. 1998 һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында 11 үлчәү авырлыгында узган ярышларда келәм хуҗаларына тиңнәр булмады. Икенче урынга яңгуллылар лаек булса, өченчене смәеллеләр алды. Шеңшеңәр һәм Смәел малайлары белән шөгыльләнүче Альберт Миңнехановның командасы бу юлы Смәел малайларыннан гына торды дисәк тә ялгыш булмас. Булдырдылар, афәрин!
Шәхси беренчелектә исә, район чемпионнары булып Чепьядан Ильяс Йосыпов (25 кг), Артур Муллагалиев (32 кг), Руфин Афанасьев (36 кг), Илназ Мифтахов (46 кг), Ислам Галимов (60 кг), Илнар Фазылҗанов (65 кг), Яңгулдан Фәнис Нигамазянов (40 кг), Рифнур Хәбибуллин (50 кг), Руфил Хәбибуллин (55 кг), Руслан Йосыпов (70 кг), Салавычтан Марат Әхмәтҗанов (+70 кг) танылдылар.
Язмамны Нургаяннан башлаган идем, аның белән тәмамлыйм да. Бүләкләр белән килгән булып чыкты ул. Аларны Арбордан Ислам Галимовка, Илдан Әүхәдиевка, Чепьядан Әмир Миннегалиевка, Иске Йөректән Рәдиф Гыйззәтуллинга тапшырды. Рушан Зарипов исә бүләген Пыжмарадан Кәрим Ногмановка бирде. Менә шулай, муеннарына медальләрен асып, зур горурлык хисе белән таралыштылар булачак яшь пәһлеваннарыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250