Хезмәт

Балтач районы

18+
Спорт

Спорткомплекста янәдән спартакиада?! (фото)

Балтач спорткомплексында мөмкинлеге чикле районашларыбыз арасында шашка-шахмат, боччо, дартс уеннары буенча ярышлар узды.

Шахмат буенча беренчелекне Балтачтан Рифкәт Нәбиев яулады. Икенче-өченче урыннар өчен Яңгулдан Рафис Исмәгыйлев белән Кече Лызидан Борис Петров көч сынашты.

Шашка уенында Балтачтан Рифкәт Нәбиев тагын җиңүче, хатын-кызлар арасында Ева Александровага тиңнәр булмады. Икенче урында Яңгулдан Рафис Исмәгыйлев һәм Балтачтан Айгөл Газизуллина, өченче урында Нормадан Фәнис Галимуллин белән Смәелдән Рәзинә Низамова.

Дартс ярышында Лилия Мөбарәкҗанова (Кариле), Руслан Садертдинова(Сосна) - беренче, Ләйсән Хәйруллина(Балтач), Марат Садыйков (Балтач) - икенче, Гөлназ Минһаҗева (Балтач), Таһир Гарипов (Сосна) өченче призлы урын яулады.

Боччо уенында Кариле кызлары Чулпан Габделганиева белән Рузия Галиевага тиңнәр булмады. Ир-егетләр арасында Балтачтан Фәнис Сөләйманов белән Максим Александров икенче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250