Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Спорт

Татармын мин, Казан артыннан...

Районыбыз татар дөньясында мәшһүр шәхесләре белән горурлана ала. Алар төрле өлкәләрдә халкыбызның мирасын, тарихын барлау, миллилекне югалтмый киләчәккә алып бару юнәлешендәге хезмәтләре, шәхси үрнәкләре белән үзен татар дип санаган һәр кешегә өлге булып торалар

Шундыйларның берсе – Таузар авылында туган техник фәннәр докторы, академик Азат Шәймулла улы Зыятдинов. Аның һөнәри тормыш юлы химия өлкәсе, Түбән Кама шәһәре  белән бәйле. Гади мастердан ул фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесенә кадәр үсә, техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе ала. 1996 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган химигы дигән мактаулы исем бирелә. 2001 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана.

Азат ага Зыятдинов республикабызның танылган җәмәгать эшлеклесе иде. 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советының уникенче чакырылышы депутаты булды, Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне, республикабызның дәүләт символларын хәзерләү һәм кабул итүдә актив катнашты. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты булып сайланды. Кызганыч, ул 2017 елда вафат булды.

23 нче май көнне «Хыял» яшьләр үзәгендә 2010-2012, 2013 елда туган һәм аннан яшьрәк көрәшчеләр арасында шушы бөек шәхесебез  истәлегенә өченче тапкыр татарча көрәш буенча район беренчелеге узды. Бу ярышларның Инсаф Ибраһимов башкаруында яңгыраган Азат ага Шәймулла улының «Татармын» дип исемләнгән шигыре белән башланып китүе аеруча дулкынландыргыч булды. Ярыш барышында да  дулкынландыргыч мизгелләр күп булды. Чөнки районның 13 мәктәбе көрәшчеләреннән тыш, Мари Иле Республикасыннан, Кукмара, Лаеш районыннан, барлыгы 87 көрәшче катнашты.

Җиңүчеләр белән таныштырып китәбез:

2010-2012  елгы егетләр арасында 40 кг:

1 урын – Әмир Кәримов (Лаеш районы),

2 урын – Әнвәр Фәнисов (Балтач мәктәбе),

3 урын – Әмир Гыйматдинов (Смәил мәктәбе).

45 кг:

1 урын – Хәлил Леонтьев (Чепья мәктәбе).

50 кг:

1 урын – Рүзәл Галимуллин (Смәил мәктәбе),

2 урын – Арсений Афанасьев (Мари Иле Республикасы),

3 урын – Булат Низамиев Булат (Смәил мәктәбе),

4 урын – Динар Мохтаров (Лаеш районы).

55 кг:

1 урын – Айзат Сафин  (Мари Иле Республикасы),

2 урын – Азамат Шакиров (Смәил мәктәбе),

3 урын – Илдан Батыршин (Смәил мәктәбе),

4 урын – Данис Ефремов (Чепья мәктәбе).

60 кг:

1 урын – Денис Яковлев  (Урта Көшкәт мәктәбе)

2 урын – Рәсүл Шәйхиев   (Арбор мәктәбе),

3 урын – Ислам Мөбарәков (Кукмара шәһәре),

4 урын – Ирек Бикбов (Чепья мәктәбе),

65 кг:

1 урын – Әхәт Әскәров  (Чепья мәктәбе),

2 урын – Ильяс Фәхретдинов (Чепья мәктәбе),

3 урын – Билал Галимуллин (Бөрбаш мәктәбе).

70 кг:

1 урын – Раяз Нәбиев (Балтач мәктәбе),

2 урын – Ленар Егоров (Кукмара шәһәре),

3 урын – Раил Мусин (Арча шәһәре)

4 урын – Рүзәл Гыйззәтуллин (Кукмара шәһәре),

75 кг:

1 урын – Самат Кәримуллин (Кукмара шәһәре),

2 урын – Мөхәммәт Гыйбадуллин (Бөрбаш мәктәбе),

3 урын – Гомәр Галимуллин (Балтач гимназиясе).

75 кг югары:

1 урын – Әнәс Мифтахов (Арбор мәктәбе),

2 урын – Илназ Гарифуллин (Шеңшеңәр мәктәбе),

3 урын – Әсхәт Габделхәев (Балтач гимназиясе),

4 урын – Тимур Әхмәтханов (Карадуган гимназиясе).

2013 елгы егетләр арасында 25 кг:

1 урын – Сәмир Сабирҗанов (Мари Иле Республикасы),

2 урын – Рүзәл Хәтимов (Бөрбаш мәктәбе),

3 урын – Рамазан Садыйков (Лаеш районы),

4 урын – Эмиль Гыйльметдинов (Бөрбаш мәктәбе).

28 кг:

1 урын – Рамазан Нигьмәтуллин (Сосна мәктәбе),

2 урын – Азамат Вафин (Бөрбаш мәктәбе),

3 урын – Дмитрий Усманов (Чепья мәктәбе),

4 урын – Сәлим Борһанов (Арбор мәктәбе).

32 кг:

1 урын – Азат Сабиров (Лаеш районы),

2 урын – Муса Фәйзрахманов (Арбор мәктәбе),

3 урын – Марсель Пасыев (Кукмара шәһәре),

4 урын – Азамат Фәезов (Чепья мәктәбе).

36 кг:

1 урын – Әскәр Сафин (Лаеш районы),

2 урын – Юныс Ризванов (Балтач гимназиясе),

3 урын – Азат Галиев (Салавыч лицее),

4 урын – Сәлим Шакиров (Арбор мәктәбе).

40 кг:

1 урын – Раяз Сабирҗанов (Кукмара шәһәре),

2 урын – Сәйдәш Шакиров (Смәил мәктәбе),

3 урын – Ирек Хәйретдинов (Балтач гимназиясе),

4 урын – Ислам Нигъмәтуллин (Арбор мәктәбе).

45 кг:

1 урын – Зиннур Вәлиуллин (Лаеш районы),

2 урын – Риназ Сабиров (Балтач мәктәбе),

3 урын – Ильяс Мифтахов (Норма мәктәбе),

4 урын – Артур Парфенов (Чепья мәктәбе).

50 кг:

1 урын – Тимур Пасыев (Бөрбаш мәктәбе),

2 урын – Фирдәвес Гыйбадуллин (Алан мәктәбе),

3 урын – Руслан Галиев (Карадуган гимназиясе).

60 кг:

1 урын – Муса Галләмов (Сосна мәктәбе),

2 урын – Салават Рәхимов (Көшкәтбаш мәктәбе).

60 кг югары:

1 урын – Ризван Галимов (Кукмара шәһәре)

2 урын – Альмир Хәбибуллин (Салавыч лицее),

3 урын – Сөләйман Галимов (Бөрбаш мәктәбе),

4 урын – Таһир Шәһиәхмәтов (Смәил мәктәбе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш