Күптән түгел Теләчедә үткән сәламәтлекләре чикле спортчылар арасында Татарстан беренчелегенә кул көрәше ярышы узды.
Үз үлчәү авырлыкларында Яңа Салавычтан Илназ Мәхмүтов, Иске Салавычтан Лилия Мөбарәкҗанова – беренче урын, Нормадан Рузия Галиева, Аланнан Фәнис Миңнемуллин һәм Нөнәгәрдән Марсель Вәлиевлар призлы икенче урынга лаек булды. Егет-кызларны ярышларга Фагыйль Гайнетдинов һәм Ранил Сафиуллиннар әзерләде. Афәрин, егетләр, кызлар! Афәрин, тренерлар!
Нет комментариев