“Тимирязев”лылар быел да көрәштерде
5 ноябрь көнне "Балтач" спорткомплексында Тимирязев исемендәге җәмгыять призына традицион көрәш ярышлары узды.
Районның 15 көрәш командалары әлеге ярышта көч сынашты. 60 килограммнан башлап 100 һәм аннан да югары авырлыкта барган бәйгедә егетләребез оста көрәш алымнары күрсәтте. Мизгел эчедә көндәшен келәмгә салучылар да, җиңелү ачысын татучылар да булды. Тамаша кылырга гына күңелле күренгән әлеге ярыш төре имгәнүләр белән бик куркыныч, шуңа да көрәштә үзен сынаган һәм дә сынатмаган егетләребез һәрчак мактауга лаек. Көрәш гаять тә матур башлангыч алып, тыныч кына дәвам итте, әмма тамашачының булмавы гына кәефне кырды. Җирлек башлыклары, хуҗалык рәисләре, җитәкчеләр... -алар даими катнашучылар, команда туплап килүчеләр, һәм бердәнбер тамашачы да. Ә менә җанатар-тамашачылар булса, бәйгеләребез тагын да күңелле булыр иде. Җиңүчеләр белән алга таба таныштырырбыз, сайтыбыздан аерылмагыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев