ТР беренчелегендә Балтач чаңгычылары сынатмады (+фото)
Спорт

ТР беренчелегендә Балтач чаңгычылары сынатмады (+фото)

Егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча ТР Беренчелеге үтте.

Зәй шәһәрендә 2002-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тәмамланды. Нигъмәтҗанова Зәйнәб 10 км дистанциядә 3 нче урынны яулады. Нигъмәтҗанова Зәйнәб һәм Кумаева Ульянадан торган кызлар командасы эстафета ярышында 3 урынны яулады. Биш көн барган ярыш нәтиҗәләре буенча Балтач районы командасы 2 урынны яулады. Команда составында: Нигъмәтҗанова Зәйнәб, Кумаева Ульяна, Исрафилов Аяз, Газимов Рәйхан, Сөнгатуллин Әмир, Хөснетдинов Рамил.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев