"Труд" җәмгяте призына узучы татарча көрәш ярышлары чын халыклар дуслыгы бәйрәме ул. Бу көнне безнең татар, удмурт, урыс балалары бер-берсе белән дустанә аралашып, бер-берсенең хәлен белешеп, бер-берсенә булышып, көрәш мәйданында бил алышалар.
Удмурт дусларына кызыгыпмы, бу ярышларга Кече Лызи мәктәбеннән дә яшь көрәшчеләр килгән иде. Араларында хәйран шәп көрәшүчеләре дә бар. Бу ярышта хәтта 7-8 яшьлекләр дә бил алышкач, ярышларга килгән тамашачыбызның да игьтибары келәмдә генә була. Ә бит аларның көрәшен карау үзе бер күңелле тамаша. Әнә "нәни дусларыбызның " берсе - Смәелдән килгән Газинур Гарипов үзенең авылдаш дусты Аяз Шакировны җиңеп чыккач, шатлыгыннан түгел, дустын җиңгән кайгыдан елап ук җибәрде. "Ул мине җиңәргә тиеш иде", дип такмаклый-такмаклый күз яшен түкте. Аннан үткән ярышларда "барысын да бәрәм" дип килгән чегән малае Чепьядан Артур Григорьевның беренче өйләнештә үк җиңелүгә дучар булуы күпләрне аптырашта калдырды. Күпме генә тырышмасын, ул икенче әйләнештә дә җиңелеп, ярышлардан төшеп үк калды.
Смәелдән килгән 20 баланың бер-берсе өчен ничек тырышканнарын күрсәгез … «Менә шушында инде безнең киләчәгебез», диде районыбызга ике атказанган спорт остасы үстереп биргән Фоат Хәйретдинов. Шушы ярышта бил алышучы оныгы Аязның көрәшен күзәтеп утырды ул. Шушы җирлектә бик күп еллар авыл Советын җитәкләгән Фоат абыйга икенче бер җитәкче Петр Григорьевич Чернов та кушылды. Рәхәтләнеп ярышны тамаша кылдылар, ичмасам, элеккеге җитәкчеләр. Бу җирлектә узучы ярышларыбызның тагын бер зур өстенлеге, эш графигының нинди генә тыгыз булуына карамастан, бу ярышларны районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин үзе тамаша кыла. Ярышлардан соң Рамил Рәшитовичның ярышны оештыручылар белән фикер алышуы да матур бер традициягә әверелеп бара.
Ярышларыбызга килсәк, Аллаһыга шөкер, бернинди имгәнүләрсез узып китте, бу ярыш. Ярыш ничек матур ачылса, шулай матур ябылды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, «Труд» җәмгыяте рәисе Рашит Һадиев, федерация рәисе Фәрит Әхмәдиевлар зур куаныч белән яшь көрәшчеләрнең муеннарына төрле дәрәҗәдәге медальләр астылар, диплом, акчалата бүләкләр тапшырдылар. Шушы җирлектә үсеп, бүгенге көндә Казанда яшәүче, үзе дә көрәш остасы Рушан Зарипов, көрәшеп тә призлы урынга керә алмаган, әмма омтылышлары аеруча көчле булган дистәгә якын яшь көрәшчене бүләкле итте. Араларында хәтта беренче адымнарын ясаучылар да бар иде.
Җәмгыять җитәкчесе Рашит Хафизовичның бүлмәсендә тагын бер Кубок артты. Келәм хуҗалары җиңүче булды. Икенче урында арборлылар, өченчедә - смәеллеләр.
Җиңүчеләребез түбәндәгеләр:
25 кг. кадәр: 1. Ислам Йосыпов, 2. Раил Сибгатуллин /Яңгул/, 3. Рамазан Гыйльмуллин /Бөрбаш/.
27 кг. кадәр: 1. Илдан Әүхәдиев /Арбор/, 2. Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, 3. Җәмил Зиннәтуллин /Смәел/.
29 кг. кадәр: 1. Ильяс Йосыпов /Чепья/, 2. Кадим Гарипов /Арбор/, 3. Газинур Гарипов /Смәел/,
32 кг. кадәр: 1. Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш/, 2. Нияз Әскәров /Арбор/, 3. Рәйхан Зиннәтуллин /Арбор/.
36 кг. кадәр: Ранил Зарипов /Чепья/, 2. Наил Мортазин /Чепья/, 3. Әлфис Шәйхетдинов /Куныр/.
40 кг. кадәр: 1. Алмаз Галләмов /Арбор/, 2. Илназ Якупов /Смәел/, 3. Айрат Тимербаев /Бөрбаш/.
43 кг. кадәр: 1. Кәрим Ногманов /Пыжмара/, 2. Рүзәл Гафуров /Кенә/, 3. Юныс Әхмәдиев /Смәел/.
46 кг. кадәр: Илгизәр Галимуллин /Смәел/, 2. Тимур Зайцев /Нөнәгәр/, 3. Иван Прокопьев /Чепья/.
55 кг. кадәр: 1. Айзат Гәрәев /Яңгул/, 2. Рифнур Хәбибуллин /Яңгул/, 3. Илназ Мифтахов.
60 кг. кадәр: 1. Руфил Хәбибуллин /Яңгул/, 2. Аяз Зиннәтуллин /Смәел/, 3. Рүзәл Ризванов /Чепья/.
75 кг. кадәр: 1.Алмаз Гыйльметдинов /Арбор/, 2. Рөстәм Хәнәфиев /Яңгул/, 3.Рәлиф Камалов /Чепья/.
75 кг. нан югары: Рөстәм Низамов /Арбор/, 2. Алмаз Рәфыйков /Салавыч/, 3. Әлфис Гыйльметдинов/Салавыч/.
Ярышларыбыз дәвам итә. Бу шимбәдә 1998 елда һәм аннан соңгы елларда туган яшьләребезне Салавычта РСФСРның спорт остасы Рафис Насыйбуллин призларына узачак ярышларга көтеп калабыз!
Нет комментариев