Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Турнирга – 30 ел

Районыбызның 18 җирлегеннән килгән 118 көрәшче ике көн буена рәхәтләнеп бил алышты

Әле дә хәтеремдә, 1997 елның көзендә, ул вакытлардагы район башлыгы Марат Әхмәтов безнең икебезне – район спорт комитеты рәисе Ринат Борһановны /урыны оҗмахта булсын/ һәм мине – «Урожай» ирекле спорт җәмгыяте рәисе буларак, чакырып алды да, безгә бурыч йөкләде «Егетләр! Көрәш дөньясында Муса Җәлил Кубогын бездән дә күбрәк яулаган район хәзергә юк, дип беләм. Шулай да, тынычланып калырга ярамый. Булдырган нигезебезне тагын да ныгыту максатыннан, район үзәгендә дә бер ярыш булдыру кирәк».

Озак та үтмәде, ул безне янә үзенә чакырып алды, һәм үз фикерен җиткерде – сез каршы килмәсәгез, район башлыгы призына дип бер ярыш уздырыйк. Шулай итеп, Кариле авылында яңа гына сафка баскан спорткомплекста 1998 елның 24-25 гыйнвар көннәрендә беренче ярыш узды. Инде менә бу ярышка да 30 яшь тулган икән.

Узган елның 27-28 декабрь көннәрендә «Балтач» спорткомплексы көрәшчеләребез өчен үз ишекләрен ачты. Юбилей елы дип артык купшыланмадык та, зур-зур кунаклар да чакырмадык. Чакырмасак та, безнең район көрәшчеләрен үз иткән дусларыбыз үзләре кайтты.

Күптән түгел генә республика көрәш федерациясен җитәкләргә алынган Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин иртәнге 8гә үк килеп җитте. Башта район спорткомплексы белән җентекләп танышканнан соң, көрәшчеләр белән дә байтак аралашты. Ярышларның ачылыш тантасында да сүз алып, район җитәкчеләренә, көрәшчеләребезгә үзенең олы рәхмәт хисләрен юллады.

«Узган ел республикабызда 284 ярыш узса, аның 14е сезнең районда. Бу бит искиткеч зур сан./Әле графикка сыешмыйча Яңгул белән Чутай авылларында ярышларыбыз узмый да калды - Н.С./ . Шулай безне сөендерүегезне киләчәктә дә дәвам итегез».

Үз чыгышыннан соң, районыбызның булдыклы егетләре – Илшат Корбановны һәм Рамил Зәйнуллинны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Башка кунакларыбыз да буш кул белән кайтмаган иде. «Эмиз» ширкәте рәисе – якташыбыз Раил Фазылҗанов барлык призлы урын яулаган көрәшчеләребезне бүләкләр беләр куандырды. «Якташлар» җәмгыяте рәисе Фаяз Шакиров абсолют батырга дип тәкә куйган иде.

Федерация җитәкчесе Фәнис Шәрипов, район спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин ветеран көрәшчеләребез өчен аеруча зур хөрмәт күрсәтә башладылар. Быел да үзләрен ярышларга чакырып, мул табыннар артында сыйлап, кунак итеп җибәрдек. Район башлыгыбыз Рамил Нотфуллин исә үз Рәхмәт хатлары белән юбилярларыбыз – 60 яшьләрен тутырган Һидият Нотфуллинны һәм Наил Садыйковларны, районыбыз көрәшенә үз көчен куйган яшь батырыбыз, Иске Йөректән Ильяс Галиевларны котлады.

Районыбызның 18 җирлегеннән килгән 118 көрәшче ике көн буена рәхәтләнеп бил алышты. Төрле мизгелләргә бай булды ул. Келәмнән көчле көндәшләреннән шүрләп, кул күтәртеп кенә чыгып китүчеләр дә булды, соңгы сулышларына хәтле бил алышучыларыбыз да байтак иде.

Кыскасы, менә дигән көрәш булды. Кубок бу юлы да Чепья ягына китте. «Труд» җәмгыяте командасы – беренче, «Кызыл юл»лылар – икенче, «Смәил» командасы – өченче булды.

60 кг.га кадәр – Фәһим Мөхәммәдиев /Смәил/, Фидан Гарифуллин /Түнтәр/, Дилүс Нуриев /Пүскән/, Кәрим Гарифуллин /Норма/. 65 кг.да – Нияз Әскаров /Арбор/, Кәрим Гарипов /Чепья/, Алмаз Камалов /Нөнәгәр/, Әлфис Галимов /Бөрбаш/. 70 кг.да – Ислам Бурашов /Нөнәгәр/, Аяз Йосыпов /Чепья/, Айзат Апанов /Салавыч/, Алмаз Закиров /Норма/. 75 кг.да – Рәнис Зарипов /Чепья/, Фирдүс Галимуллин /Смәил/, Алмаз Гыйльметдинов /Арбор/, Ранил Ганиев /Норма/. 80 кг.да – Аяз Хәйретдинов /Балтач/, Илгизәр Габделбәров /Смәил/, Әнис Нәкыйпов /Яңгул/, Ленур Хәлиуллин /Карадуган/. 85 кг.да – Булат Галиев /Арбор/, Хәсән Әсхәдуллин /Иске Йөрек/, Нияз Галиев /Курмала/, Илдар Абдуллин /Норма /. 90 кг.да – Илнар Фазылҗанов /Чепья/, Раушан Галиев /Смәил/, Илшат Сафиуллин /Смәил/, Ралиф Галиев /Ор/. 100 кг.да – Рөстәм Сираҗиев /Чепья/, Ранил Сафиуллин /Яңгул/, Илмир Гыйльфанов /Чутай/, Рөстәм Гыйззәтуллин /Шеңшеңәр/. Югары үлчәүдә — Руслан Рәфыйков/ Яңгул/, Рәдис Сәмигуллин /Нөнәгәр/, Булат Вафин /Чутай/, Инсаф Рәфыйков /Яңгул/.
Ярышларның абсолют батыры булып дөнья чемпионы, Яңгулдан Руслан Рәфыйков танылды.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев