Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Унике елда ун тапкыр «Хезмәт» газетасы призын яуладылар

Газетабыз призына уздырылган чираттагы 41 юбилей турниры да тарихка кереп калды.

Газетабызның призына үткәрелә торган хоккей ярышлары районда иң озак, традицияләрне саклап, даими үткәрелә торган спорт бәйгесе. Һәм ул 2025 елның гыйнвар аенда үзенең 41 тапкыр уздырылуы белән инде тарихка кереп калды.

Элеккеге елларда районда кышкы хоккей сезоны инде ноябрь ахырларында рәсми рәвештә ачылып, декабрь айларында турнирлар уздырыла иде. Күпләрне гаҗәпләндергән һава торышы бу юлы үзенең төзәтмәләрен кертте. Шулай да яңа сезонда хоккей командаларын туп-лап, уеннарын көйләргә, көндәшләрен өйрәнергә уңайлы турнир Карадуган бозында 29 декабрь көнендә «Игенче» хуҗалыгының турыдан-туры матди ярдәме белән вакытында уздырылды. Бу турнир вакытсыз бакыйлыкка күчкән хоккейчыларны искә алу, алар истәлегенә үткәрелгән мәгънәле бәйге буларак истә саклана. Ике район — Балтач һәм Кукмарадан 4 команда катнашты. Кискен көрәштә беренче урынны — «Норма», икенче — Кукмара районының Аш-Бүҗи авылы командасы, өченчене — Карадуган («Игенче»), дүртенче урынны «Сосна» командасы яулады.

Ә яңа, 2025 елның 4 гыйнварында 8 команда дүрт бозда финалда катнашучыларны ачыклады. Алар — «Норма», Карадуган («Игенче»), «Смәел» һәм Түнтәр, Чепья хоккейчыларын берләштергән «Дуслык» командалары булды. Хоккей уеннары белән танышып барган җанатарлар, узган елгы финалда чыгыш ясаган командалар үзгәрмәгәнен чамалаганнардыр.

5 гыйнварда узган елгы тарих тагын да күпмедер кабатланды: беренче ярымфиналда «Норма» һәм «Дуслык» очрашуында нормалылар быел да җиңүгә ирештеләр һәм финалга уздылар. 2024 елда «Смәел» Карадуган командасын отып, турнирның финал өлешенә чыкса, быел исә «Игенче» командасы зур исәп — 6-2 итеп, смәеллеләрне отты. Өченче-дүртенче урыннар өчен «Смәел» һәм «Дуслык» командалары арасында көрәш кискен булды, әмма матур уен күрсәтеп, өченче урынны «Дуслык» командасы яулады, смәеллеләр дүртенче урында.

Финалда «Норма» белән Карадуган командасы очрашуы билгеле булгач, күп кенә җанатарлар карадуганлылар бу юлы җиңүне кулларыннан ычкындырмаячаклар, командалары тулы, яшьләр күп, дип үз фаразларын җиткерделәр. Күптәнге традицияләрне саклап, балаларда хоккейга булган мәхәббәтне кечкенәдә «сеңдереп» баручы бу җирлектә хоккей беренче номерлы спорт дип әйтергә тулы нигез бар. Уенны карарга килгән җанатарлар санының да бихисап булуы шуны дәлилли.

Хоккей уены кискен борылышларга, уйламаган нәтиҗәләргә бай булуы белән үзенә тартып тора. Бу уен да башыннан ахырына кадәр җанатарларны киеренкелектә тотты. Икенче периодның башында «Норма» командасы көндәшләр капкасына бер алка ташлап алга чыкты. Әмма бу әле авыр, кискен көрәшнең башы гына иде. Карадуганлылар бер-бер артлы һөҗүм оештырып, исәпне тигезләргә омтылдылар, әмма каршы як капкачысы аларга андый мөмкинлек бирмәде. Нормалылар да кискен һөҗүмнәр оештырдылар, кайбер мизгелләрдә алка капкага һичшиксез керергә тиеш иде кебек, әмма «Игенче» командасы капкачысы күптапкырлар зур осталык күрсәтә алды. Менә уен тигезләште, дигәндә нормалыларның чираттагы һөҗүме уңышлы булды, капка алдында алар җәһәтрәк сугып, алканы капкага ташладылар. Карадуганлылар алдында ике алка ташлап, исәпне тигезләү бурычы килеп басты, әмма бу уенда алар уңышка ирешә алмадылар. Уен тәмамланыр алдыннан нормалылар исәпне 3:0 итеп үз файдаларына үзгәрттеләр.

«Норма» командасы соңгы унике елда ун тапкыр «Хезмәт» газетасының күчмә призына ия булды. Аларның тәүге җиңүләре 2014 елда башлана. 2019 елда — «Игенче», 2020 елда «Чутай» командалары бу мәртәбәле ярышның җиңүчеләре булдылар.

erid: 2VtzqumtM4F

Җиңүчеләр һәм финалда чыгыш ясаган команда уенчылары акчалата бүләккә лаек булдылар. Турнирны уздыруда матди яктан ярдәм иткән Дилүс Ганиевка, Рөстәм Хөснетдиновка, Тимирязев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафиловка, турнирга хәзерлек чорында булышкан район хоккей федерациясе җитәкчесе Илшат Шакировка хоккейчылар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Турнирның «Иң яхшы капкачысы» дип «Норма» командасыннан Тимур Габделхаков танылды, Карадуган командасыннан Ирек Гафуров «Иң яхшы һөҗүмче», "Дуслык«тан Салават Сабиров «Иң яхшы сакчы» булып, акчалата бүләккә лаек булдылар. Күрше Кукмара районыннан булган хөкемдарлар ярышларның ике көнендә дә боздагы уеннарның кагыйдә кысаларында баруы өчен зур тырышлык куйдылар. Ярышларда катнашучыларга, урыннарда бозларны әзерләүдә ярдәм итүчеләргә, районның спорт һәм яшьләр бүлеге хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Газетабыз призына уздырылган чираттагы 41 юбилей турниры да тарихка кереп калды. Уенчыларны, тамашачыларны бераз җилле, суык һава торышы да куркытмады, берәүләр бозда көрәш алып барса, борт кырыендагы тамашачылар, җылы өйләренә кайтмыйча, тамакларын кызганмый, үзләренең хоккейчыларына кычкырып-сызгырып көч биреп тордылар. Рәхмәт сезгә, җанатарлар!

2014 ел, «Хезмәт» газетасы сәхифәсеннән:
Нормалылар җиңү яулады
Газетабыз призына барган хоккей ярышларының финалында «Норма» командасы беренче тапкыр зур өстенлек белән моңарчы матур уен күрсәткән, бай тарихлы Чепьяның «Вираж» командасын тар-мар иттеләр. Исәп 5:1!
Икенче урында «Вираж», үз тарихларында беренче тапкыр өченче урында «Сосна» командасы. Алар 3-4 урыннар өчен барган көрәштә зур өстенлек белән Түнтәрнең «Нур» командасын бирелергә мәҗбүр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B