Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Хоккейчылар бозны кыздырды. Иртәгә «Хезмәт» газетасы призына көч сынашачаклар

Яңа ел алдыннан Карадуган авылында 2012-2013нче елгы егетләр арасында хоккей буенча «Игенче» призына район беренчелеге узды

Ярышларда 3 команда катнашты: Карадуган гимназиясе, Балтач гимназиясе һәм Норма урта мәктәбе.

Бозда барган кызу уеннардан соң җиңүче дә билгеле булды, ул - Карадуган гимназиясе хоккейчылары, икенче урында - Норма урта мәктәбе командасы, өчтә - Балтач гимназиясе егетләре.

Уен нәтиҗәләре буенча иң-иңнәр дә билгеләнде, иң яхшы тренер исеменә - Ф. Нурсаетов, иң яхшы һөҗүмче исеменә - Хәлиуллин Нурлан (Карадуган гимназиясе), иң яхшы сакчы исеменә - Мәрданов Раил (Норма урта мәктәбе) һәм иң яхшы капкачы исеменә Гарипов Илназ (Балтач гимназиясе) лаек булды. 

Ә иртәгә инде район бозларында "Хезмәт" газетасы призына хоккей ярышлары башланып китәчәк. Һәрбер командага уңышлар теләп, җанатарларны уеннарга чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев