Мондый очрашулар яшьләр өчен бик мөһим
Очрашуда күренекле шәхес, армрестлинг буенча халыкара класслы спорт мастеры, районыбызның мактаулы гражданы һәм Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Әлфия Рәшит кызы Зиатдинова чыгыш ясады.
Чарада яшьләрне эшкә урнаштыру, һөнәри үсеш һәм аларның потенциалын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Әлфия Рәшит кызы үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, яшьләрне югары нәтиҗәләргә ирешүгә рухландырды һәм һәр кеше тормышында спортның мөһимлеге турында сөйләде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев