Чын күңелдән Физкультурачылар көне белән котлыйм!
Үзебездә дә нинди генә ярышлар узмый, һәм аңа кемнәр генә тартылмый, спорт ул дан-шөһрәт тә, тәрбия чарасы да, якты исемнәрне мәңгеләштерүнең күркәм алымы да
Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, энтузиастлар һәм физкультура-спорт хәрәкәте ветераннары! Сезне чын күңелдән Физкультурачылар көне белән котлыйм!
Һөнәри спортчыларны, тренерларны, физик культура һәм спорт өлкәсенең барлык хезмәткәрләрен берләштерүче әлеге бәйрәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы, спорт белән шөгыльләнүдән энергия алучы һәркемне рухландыра, канатландыра.
Бүгенге көндә спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше районыбыз халкы арасында аеруча да популяр. Район һәм респуб-лика ярышларында уңышлы чыгыш ясап, җиңүчеләр һәм призерлар исемнәрен яулап, танылган спортчылар саны елдан-ел арта бара. Без төбәк, Бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәләрдә туган районны таныткан якташларыбызның профессиональ җиңүләре белән горурланабыз. Үзебездә дә нинди генә ярышлар узмый, һәм аңа кемнәр генә тартылмый, спорт ул дан-шөһрәт тә, тәрбия чарасы да, якты исемнәрне мәңгеләштерүнең күркәм алымы да. Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, оптимизм һәм спорт ареналарында яңа җиңүләр телим. Районга дан китергән спортчыларга чиксез зур рәхмәтләремне җиткерәм, алда да сезне зур җиңүләр көтсен!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев