Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәй көне дә тик ятмыйлар....

Җәй көне дә тик ятмыйлар, шахматчыларыбыз. Гел эзләнүдә... Кайда нинди ярыш, белешеп кенә торалар.

Ел да башкалабызда уза торган Рәшит Нәҗметдинов Мемориалын быел да калдырмады, алар. Балтач мәктәбе һәм гимназиясе укучылары Рамилә Шаһимәрданова белән Тимерхан Әкбәровлар атна буе барган ярышларда катнашып, авыл районнары балалары арасында иң яхшы уенчылар булып танылдылар. Мемориалның мәхсус әзерләнгән акчалата бүләкләренә, Мактау кәгазьләренә лаек булдылар.
Рамиләбез үз осталыгын Кукмара районының ачык беречелегендә дә күрсәтеп кайтты.Үз яшьтәшләре арасында беренчелекне яклады.
Арча шәһәрендә ел да мәгариф ветераны Хәйдәр Сафин истәлегенә (заманында Смәел мәктәбендә немец телен укытты, Арчаның Кәче урта мәктәбе директоры булды.Н.С.) узган ярышларда Балтач спорт мәктәбе тренеры Ландыш Гарифуллина чемпион булып танылды. Гимназия укучысы Данил Закиров исә турнирның иң яшь уенчысы титулына ия булды.
Фото: http://www.sunhome.ru/wallpapers/1131

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250