Җәйләрне сагынып
Исерек килеш транспорт белән идарә итүчегә кыш та бер, җәй дә бер
Узган елның июль аенда Бөрбаш авылыннан D. спиртлы эчемлекләр кулланып, ни өчендер төнлә машинасына утырып Чепья ягына юл тота. Әмма төн уртасында исерек килеш сәяхәткә чыгуның ахыры аяныч тәмамлана, Чепьяга җиткәндә машина идарәсен югалтып, юлдан аска төшеп каплана.
Юл-транспорт һәлакәте булган урынга килгән район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре шофер егетнең авызыннан исерткеч эчемлек исе килүен тоялар. Махсус приборга өрдертү нәтиҗәсендә шоферның спиртлы эчемлекләр кулланганы ачыклана. Алай гына түгел, соңыннан нинди дә булса кире кагулар булмасын дип, аны хастаханәгә анализлар бирергә алып баралар. Хастаханәдә чыгарылган нәтиҗә дә бер: шофер спиртлы эчемлекләр кулланган.
Бу эшне караган Балтач җәмәгать суды исерек килеш руль артына утырган һәм юл-транспорт һәлакәте ясаган өчен шоферга 45 мең сум штраф түләргә һәм бер ел да сигез ай транспорт белән йөртү хокукын алырга, дигән карар кабул итте. Бу килгән сынаулар өстенә чит ил маркалы җиңел машинаны төзәтү, ясап чыгу мәшәкатьләрен өстәсәк, аракы куллануның нинди бәягә төшкәнен чамаларга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев