Хезмәт

Балтач районы

16+
Суд залыннан

Алкоголь кулландыңмы, җәяү йөр!

Суд утырышы барышында гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән Сизнер авылы кешесе гаебен тулысынча тануын әйтә

Алкоголь кулланган килеш машина йөртүчеләргә карата административ җәзалар катгыйландырылды, штрафлар да арттырылды, хәтта җинаять җаваплылыгы да каралган. Әмма шулай булуга карамастан, кайбер машина йөртүчеләр эчеп, руль артына утыруын дәвам итә. Бәлки, алар бер-ике рюмка аракы эчкәннән бер ни дә булмый дип уйлыйлардыр?!

 

9 апрельдә 10 сәгать 20 минутта Смәел авылы урамында ЮХИДИ инспекторы «Лада 212140» маркалы машинаны туктата. Шоферны алкотектор белән тикшергәч, прибор 0,988 мг/л күрсәтә.

 

Суд утырышы барышында гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән Сизнер авылы кешесе гаебен тулысынча тануын әйтә.

 

Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да җиде айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.

 

Исерткеч эчемлек кулланып, машина белән идарә иткән кеше үзенә һәм тирә-яктагыларга никадәр куркыныч тудырганын күз алдына да китерми. Якыныгыз, дустыгыз, танышыгыз һәм башка берәүнең эчкән килеш руль артына утырырга җыенганын күрсәгез, битарафлык күрсәтмәгез, аны бу адымны ясаудан тыегыз.  Бу адымыгыз кемне дә булса фаҗигадән саклап калырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев