Балтачта исерек шофер юлын парк коймасы кисә
Судта шофер үз гаебен таный һәм чыннан да аракы кулланган булуын әйтә
6 июль көнне төнге сәгатьләрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре бистәнең үзәгендә булган юл-транспорт һәлакәтенә киләләр. «Лада Веста» автомобиле белән идарә итүче шофер бистәдәге паркның киртәсенә бәрелгән була. Шофер белән аралашканда, аннан алкоголь исе килүе сизелә. Аңа инспектор тарафыннан барлык хокуклары аңлатылып, алкотекторга өрергә тәкъдим ителә. Алкотекторда 0,264 күрсәткече чыга. Ләкин шофер үзенең гаепле булуын танырга теләми...
Судта шофер мондый аңлатма бирә: «6 июль көнне аракы эчкәннән соң, ул кайтыр юлга кузгала, әмма үзәк паркның коймасына килеп бәрелә. Ул полициягә хәбәр итә, көтә, ләкин ЮХИДИ хезмәткәрләре килмәгәч, ул өенә кайтып китә. Шулай да аннан соң ул инспекторлар белән очраша».
Башта үз гаебен танымаса да, судта шофер үз гаебен таный һәм чыннан да аракы кулланган булуын әйтә.
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум күләмендә штрафка тартырга дигән карар чыгара.
Ярый әле бу төндә әлеге исерек шофер юлында кеше түгел, ә койма гына очрый. Алкоголь кулланган килеш руль артына утыру нинди нәтиҗәләргә китерә алуын бу шофер аңлагандыр дип ышанасы килә. Аның үрнәген бүтәннәр кабатламасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев